Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген райондашыбыз, махсус хәрби операциядә һәлак булган Шәмәрдән егете Рөстәм Хисамиевны соңгы юлга озаттылар

Мәрхүмне озатырга район җитәкчеләре, хезмәттәшләре, авылдашлары, дуслары килде

  Рөстәм Таһирҗан улы Хисамиев 22 елның 26 сентябрендә мобилизацияләнә.  9 февраль көнне Харьков өлкәсе Купянск шәһәрендә батырларча һәлак була. Мәрхүмнең 4 яшьлек кызы, 2 яшьлек улы калды.

 Мәрхүмнең туганнарының авыр кайгысын уртаклашырга район башлыгы Рәис Миңнеханов, Федераль салым хезмәтенең республика идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, хәрби комиссар Фәнис Закиров, Рөстәмнең элеккеге эш урыны -  “ТатмитАгро” җәмгыяте  җитәкчесе Виктор Сидорук килде. Рөстәм Хисамиевка үзе үлгәннән соң бирелгән “Батырлык өчен” ордены аның тормыш иптәше Аделя Евгеньевнага тапшырылды.

Бер минутлык тынлык белән искә алганнан соң, райондашыбызны матәм маршы астында соңгы юлга озаттылар.

Рөстәм Хисамиев Ватанына тугры, намуслы солдат үрнәге булып, хәтерләрдә мәңге сакланачак!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

12

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев