Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген районыбыз мәчетләрендә гает намазлары укылды

Корбан бәйрәмен һәр мәхәллә халкы зурлап билгеләп үтте

 Саба җәмигъ мәчетенә дә халык таң беленгәнче ук җыела башлады.Иртәнге намаздан соң мәчет имамнары Илдар хәзрәт Яхъя, Алмаз хәзрәт Гаянов вәгазь сөйләделәр, Коръән укып, дога кылынды.  Гает намазы укылганнан соң, җәмәгать бер-берсен бәйрәм белән котлады. 

Бу көнне күп хуҗалыкларда Корбан чалу йоласы башкарылды. Саваплы эшне әле тагын ике көн эчендә башкарырга мөмкин.

"Саваплы эштән мәхрүм калмасак иде. Корбанлык ите белән мохтаҗларны сөендерик, күчтәнәчтән туганнарыбызны, дусларыбызны авыз иттерик. Бу көн чын мәгънәсендә бәйрәм төсен алсын. Һәркемнең дә чалган корбаннарын Аллаһы Тәгалә кабул кылсын, тормышларының бәрәкәте артсын!"дип мөрәҗәгать иттеләр дин әһелләре.

Саба җәмигъ мәчетендә узган  гает намазы:

Чулпыч

Иләбәр

Көек

Төбәк

Юлбат

Сүлә

Шекше

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев