Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген Россиядә Янгын сүндерүчеләр көне

Россиядә Янгын сүндерүчеләр көне билгеләп үтелә башлавына 25 ел тулды

Янгын – безнең тормыштагы иң куркыныч әфәтләрнең берсе. Ут берничә минутта кешеләрнең гомер буена җыйган мал-мөлкәтен көлгә әйләндерә ала. Шуңа күрә барыбызда да, газны сүндердемме, үтүкне  алдыммы икән, дигән  курку бар. Ә янгын  сүндерүчеләр үзләре куркусыз, физик яктан әзерлекле кешеләр. Хезмәткә шундыйлар гына  алына. Аларга еш  кына стресс  кичермичә ут эчендә янган  кешеләрне дә алып чыгарга туры килә.

“Районыбызда янгын куркынычсызлыгы сагында 129нчы ян­гын-коткару часте, Саба һәм Те­ләче районнары буенча районара кү­зәт­челек эшчәнлеге бүлекчәсе, Шәмәрдән, Лесхоз, Иске Икшермә  аерым янгын постлары, “Арча” компрессор станциясе янгын часте, авыл җирлекләрендә 19 ирекле янгын сүндерү командала­рында  эшләүче 119 хезмәткәр то­ра.  Барысы да һөнәри  яктан әзер­лекле, тәвәккәл кешеләр. Алар карамагына 22 янгын сүндерү машинасы, су сиптерүгә көйләнгән 9 махсус техника тапшырылган.  Барысы да оператив әзерлектә тора, халыкны эвакуацияләү, хә­бәр итү системаларының төзек­ле­ген тикшерү максатында өйрә­нүләр даими үткәрелә. Санап ки­телгән оешмалар мөстәкыйль под­раз­де­лениеләр булса да, янгын вакытында, гадәттән тыш хәлләрдә аларны ут афәтен   бе­те­рүгә омтылыш берләштерә. 2023 елда уртак көч белән 19  янгын сүндерелде. Кызганычка кар­шы, әлеге  сан 2022 елда­гысы белән чагыштырган­да 6га   күбрәк. Былтыр барысы 12  ко­рыл­ма янды, 11енә зур зы­ян   килде, ике автомобильгә ут кап­ты һәм,  иң аянычы, бер кеше һә­лак булды. Быел Россиядә янгын хезмәте оештырылуга 375 ел тулды. Коллектив һөнәри бәйрәмен үз хезмәтләренең  мөһим һәм кирәкле икәне гасырлар дәва­мын­да расланганын  аңлау шартларында билгеләп үтә”, – диде 129нчы янгын часте начальнигы  Илдар Закиров.

Сәбәпләренә килгәндә, күпче­лек­не  җиһазлардан техник файдалану  кагыйдәләренең  үтәлмәве тәш­кил итә. Өч хуҗалыкта мич­ләр­гә чамадан тыш кыздырулар да күңелсезлекләргә китергән. Яшен сугудан, балаларның  шырпы белән  уйнавы һәм тәмәке тарт­­канда  саксызлык   күрсәтүләр ар­касында да очкыннан ялкын ка­быну очраклары бар. Милек ху­җаларына  килгән турыдан-туры  зыян 4,7 миллионнан  артып  китә. Гомумән, янгыннарның 15е шәх­си  секторда (2023 елда –10) ки­леп  чыккан.

 “Лесхозда, Сатышта, Иштуганда дөрләп  янган йортларны сүндергәннәр  күз  алдында. Күмерләнгән кешеләрне  алып  чыгу аеруча күңелгә тия. Әмма җебеп төшмисең, янгынны тизрәк җиңү турында  уйлыйсың. Шуңа да  кешеләр ут-күздән сак булсыннар, юл хәрәкәте  кагыйдәләрен дә үтәсеннәр  иде. Безгә җан өшет­кеч  ДТПларга  чыгарга  туры ки­лә бит.  Без "01"гә хәбәр  алынган  авылга 20 минут эчендә барып  җи­тәргә  тиеш. Өлгерергә тырыша­быз, шулай да барыннан да элек кизүдәгеләргә өйрәнүләргә генә чыгарга  язсын  иде”, – ди  25 ел  каравыл  начальнигы булып эш­ләү­че Марсель Якупов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев