Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мөгаллимнәрнең хезмәт бәйрәме

Яңа уку елында җиң сызганып белем һәм тәрбия бирү эшенә керешкән укытучылар узган атнада һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.

 

Шул уңайдан Саба мә­дә­ни­ят йортында райо­ны­быз­ның мәга­риф систе­ма­сы хезмәткәрләрен хөр­­­мәт­ләделәр. Башка еллардан аермалы буларак, быел мө­гал­­­лимнәрнең хезмәт бәй­рәме тан­танасы укытучы­ларны, ве­тераннарны тагын да зуррак составта чакыру максатын­нан ике өлешкә бүлеп үткәрелде. Аларны район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләде. “Райо­­ны­бызның уңышлары – ул сез­нең тырышлыгыгыз. Са­бада белем алган балалар бө­тен җирдә лидерлар. Кайда гы­на яшәсәләр дә, алар барыбер без­неке. Хезмәтегезне югары профессиональлек белән башкарганыгыз өчен сезгә бик зур рәхмәт. Коллективларыбыз яшь. Яшь мөгаллимнәргә дөрес юл­ны күрсәтеп, һөнәри яктан осталыкка өйрәткән өлкән буын педагогларга аерым рәхмәт бел­дерәм”,– диде район башлыгы укытучылар эшчәнлегенә юга­ры бәя биреп.  Ә инде хез­мәтең күренә, тырышлыгың бәя­ләнә икән, монысы иң кү­ңел­лесе. Әлеге чарада нә­тиҗәле эшчәнлек күрсәткән мө­галлимнәргә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының, район башлыгының, мәгариф ида­рәсенең Мактау грамоталары, Рәх­мәт хатлары тапшырылды. Сигез укытучы “Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе, дүрт укы­тучы “Татарстан Респуб­ликасы һәм мәгариф өлкәсе отличнигы” билгесе белән бү­ләк­ләнделәр. Укытучы һәм остаз елы уңаеннан мәгариф өлкәсендә эшләүче укытучы гаиләләре дә барланып, барлыгы 47 гаи­лә сәхнә түренә чакырылып хөрмәтләнде. “Иң яхшы укыту-тәҗрибә участогы” но­ми­­нациясендә 1нче урынны Шекше төп мәктәбе, «Иң күп табыш китергән бакча» номинациясендә Саба гимназиясе һәм Мичән төп мәктәбе бүлеште. Район мәгариф идарәсе начальнигы Илфат Шакиров та үз чыгышында мөгаллимнәргә олы ихтирамын белдерде.

«Татарстан күләмендә мәга­риф өлкәсе һәрчак игътибар үзә­гендә булды. Хөкүмәтебез тарафыннан мәгариф системасына булган уңай карашның нәтиҗәсе зур финанслар тотылып ремонт эшләре башкарылу, мәктәпләр җиһазлану, белгечләргә грантлар булдыруда, укучыларга булган мөмкинлекләрдә ачык чагыла. Күрсәткечләребез елдан-ел яхшыра. Үткән уку елында зур шәһәрләрдән генә калышып, олимпиадалар нәтиҗәләре буенча 1 урын яуладык. Балалар саны буенча бүлеп карасак, Казан шәһәрен дә узып, 1 урын дигән сүз. БДИ нәтиҗәләре буенча да балларыбыз рес­публика күрсәткечләреннән юга­­­рырак. Математика буенча шу­лай ук 1 урында торабыз. Бу нәтиҗәләрнең барысында да сезнең тапшырылган вазыйфагызны зур җаваплылык белән үтәргә омтылуыгыз, ты­рыш­лыгыгыз салынган. Ки­ләчәктә дә яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә армый-талмый эшләрсез дип ышанам», – диде Илфат Фоат улы.

Тантаналы өлештән соң танылган эстрада йолдызлары Зөлфәт Зиннуров, Айгөл Бариева, К. Тинчурин театры артисты Әлфия Хәсәнова һәм мөгаллимнәр чыгышларыннан матур концерт тәкъдим ителде. Бәйрәм чарасында укытучылар үз һөнәрләренең остасы гына түгел, киңкырлы талант булуларын да расладылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев