Бүген Сабада Яшьләр көне уңаеннан спорт чаралары үтте
Сабаның «Олимп» стадионы районыбызның талантлы яшьләрен җыйды
Бүген Сабаның “Олимп” стадионында Россия Яшьләр көненә багышланган региональ ярышлар үткәрелде.Чара "Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы"на багышланып үткәрелде. Ярышлар башланганчы яшьләрне Саба муниципаль районының инвестицияләрне үстерү һәм эшкуарлыкка ярдәм итү бүлеге начальнигы Илнур Котдусов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ирек Гарипов Шәмәрдәннең “Яшьлек” үзәге директоры Динар Маканов сәламләде. Ярышларның баш судьясы Рифат Хисамов һәр ярышка гадел хөкем бирде. Бәйге программасында: • Мылтыктан ату (ир-ат; хатын-кыз) • Эстафета 4х400 (2 ир-ат + 2 хатын-кыз) • 1000 м йөгерү (50+ ир-атлар) 800 м йөгерү (50+ хатын-кызлар) • 1000 м йөгерү (ирләр) 800 м йөгерү (хатын-кызлар) • 400 м йөгерү - 14 яшькә кадәр мәктәп яшендәге балалар (малайлар, кызлар) Пляж волейболы (хатын-кызлар) Пляж футболы (ир-ат) • Городки (хатын-кыз, ир-ат) , башкалар булды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев