Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген Сабада ун гаилә торак сертификаты алды

Аларны район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов тәбрикләде

 

Бүген  Сабада «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы кысаларында тантаналы рәвештә яшь гаиләләргә торак   сертификатлары тапшырылды.  Йорт төзү яки сатып алуга социаль субсидиягә Адилә һәм Инзил Мостафиннар,   Гөләрия һәм Илдус Камалтдиновлар, Алия һәм  Динар Шакировлар,  Фалина  Хәйретдинова,  Алия һәм  Рафаэль  Гатиятовлар, Айсинә һәм  Радик Васильевлар,  Алинә һәм  Артур Салиховлар,  Зарина һәм Фәннур Сафиннар, Илүзә һәм  Руслан Шәриповлар, Илүсә һәм  Алмаз Хуҗиннар ия булды.  Районда берьюлы 10 гаиләнең торак сертификаты  алганы  юк  иде әле. Аларны район  башлыгы   урынбасары  Расих  Закирҗанов тәбрикләде. Ул яшьләргә сертификаттан  файдалану, банкта  счетлар ачу тәртибен  аңлатты,  башкаларга  матур үрнәк булып яшәргә чакырды. Гаиләләр 7 ай эчендә субсидияне тиешле  максатка тотып бетерергә тиеш булалар.

 Беренче  булып сертификат Хуҗиннар гаиләсенә тапшырылды.  “Без Байлар Сабасыннан, сертификат  алырга 4 бала белән  килдек.  Иң олысына – 11 яшь, кечесенә яшьтә биш  ай. Иптәшем  “Умырзая” кооперативында, үзем гимназиядә эшлим. Күп балалы гаиләләргә бирелгән җиребез бар. Шул  урында субсидиягә йорт салырга җыенабыз. Безне кайгырткан  җитәкчеләргә  зур рәхмәт әйтәсе  килә. Яшь гаиләләрне  уңайлы тормышта  яшәтер өчен барысын  да эшлиләр,– диде Илүсә Хуҗина.

Республикада «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасы Яшьләр эшләре министрлыгы аша тормышка ашырыла. Аның төп асылы торак бәясенең 35 проценты күләмендә (баласы булганнарга) һәм 30 проценты күләмендә (баласызларга) кире кайтарылмый торган дәүләт субсидиясе бирелүдән гыйбарәт. Компенсацияне алу өчен торакка мохтаҗ булган барлык яшь гаиләләр дә гариза тапшыра ала. Бу акчаларны подрядчы оешма аша йорт төзегәндә, йорт яки фатир сатып алганда һәм, документларны тапшырып, чиратка басканнан соң, яңа алынган ипотеканы каплау өчен файдаланырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев