Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Булган хәлләр, мәзәк хәлләр...

Анекдотлар тормыштан чыга

Вәгазь тыңлау

Хатыным Фәнзилә, буш вакытларында кәрәзле телефоныннан Җәлил хәзрәт Фазлыевның вәгазьләрен тыңларга ярата.  Еш кына аларны  миңа да тыңларга насыйп була. Үтә дә  гади, аңлаешлы итеп сөйли ул вәгазьләрен. Сөйләгәндә, Пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһиссәлләм сүзе күп урында кулланылганлыктан, Җәлил хәзрәт кыскартып кына, әлеге озын исемне Пәйгамбәребез сос сәләм дип әйтә.  Күпләрнең Җәлил хәзрәт вәгазьләрен тыңлаганы бардыр, ул чыннан да шулай.

Көннәрдән бер көнне, кичке якта,  авылның бер башыннан  әти кеше малаен өенә чакыра: ”Малай, кич җитте өйгә кайт. Малай, әйдә, ашарга кер”, – ди.  Ә малай уйламый да, берни ишетмәгәндәй уйнавын белә. Әти кеше, малаеның үзен тыңламаганына ачуы чыгыбрак, катырак кычкырып: ”Кайтасыңмы син, юкмы, анаңны сос сәләм”, –диюгә, әһә, болар да Җәлил хәзрәтнең вәгазен тыңлыйлар икән,  дип уйлап куйдым.

 

Югалган носки

 

Узган көз  осталар яллап, өй эчендә генә менә дигән мунча эшләттек.  Моңарчы  мунчабыз өйдән ун метр­лап читтәрәк  агач бурадан иде.  Әлеге мунча озак еллар игелекләндерде безне, мичен дә ике кабат яңадан чыгардык.  Балалар үскәндә дә, аннан соң  да кулландык әле аны. Яңасын төзибез дип кенә йөргәндә, үзем авырып киттем, шулай биш-алты ел үтте. Ниһаять, яңа мунчалы булдык. Мунчага авылдагы туганнарны, тирә-күрше авылдагы якыннарны да дәшә торган булдык. Шулай бер мәлне, хатынның апасы Чаллыдан Юлбатка  кунакка  кайтты, 1-2 сәгать булса да безгә дә сугылырга уйлаган. Ул килгәнче мунчаны өлгертеп тә куйдык. Хәл-әхвәлләр белешеп, чәйләр эчкәч, апай тиешле кеше ун минутка дип кенә мунчага кереп китте.  Керүе кая да, чыгуы кая дигәндәй... ”Мунчагыз шәп булган, эссегә чыдашлы түгел анда“, – дип тиз генә киенеп тә чыккан. Кулында бер носки бар моның, берсе юк.  Кайда төшеп калды икән, дип мунчага да 1-2 тапкыр кереп карады, тик өйдә дә, мунчада да носки табылмады.  “Носкием бик әйбәт иде, әллә җеннәр урлады инде“, – дип әйтеп куйды ул берничә кабат. Хатыным аның  сыңар носкиен алып, икенче яңаны киертеп Юлбатка озатты.

Юлбатка төшкәч, кабат утырып чәй эчкәннәр дә, йокларга ятканнар.  Шул чак апайның кигән колготкие эченнән бер сыңар носки килеп чыккан. Ул ашыгычлык белән носкиның  берсен кигән, икенчесен кимәгән икән. 

 

Әрвахларны  искә алу

 

Энемнең хатыны Әнисә, бик тапкыр сүзле, уен көлкеле кеше.  Гел шаярып, күңелне күтәреп тора ул. Гаиләдә бик уңган хуҗабикә,  иренә тугры хатын, өч улына менә дигән  әни дә әле. Сабада җир җимертеп яшәп яткан көннәре.  Авылга төшкән саен, берничә хатын очрашалар да, дөнья хәлләрен, туган-тумачаларны, үлем-җитемнәрне сөйләшергә тотыналар.  Уйлый китсәң, бик күп икән инде без белгән мәрхүм-мәрхүмәләр дә.  Соңгы төшүләрендә дә  алар озак кына вакыт  бу  дөньядан   мәңгелеккә киткәннәр хакында сөйләштеләр.  Бераз гына моңсу да булып китте. Шулчак киленебез Әнисә: ”Апайлар, авылның барлык әрвахларын искә алдык, әйдәгез, аларның исәнлегенә бер дога кылыйк әле”, – дип шаяртып куйды.

Данил Галләмов,

Калатау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев