Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бәйрәм алдыннан хөрмәтләү

8 Март Хатын-кызлар бәйрәме якынлашкан көннәрдә бар яктан да үрнәк, үз хезмәтләрендә, фән, эшмәкәрлек өлкәсен­дә уңышларга ирешкән күркәм затларыбыз Ка­занның Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында җыелды.

Биредә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан» республика бәйгесенә йомгак ясалды. Быел әлеге конкурста 10 номинациядә катнашырга дәгъва белдергән 700дән артык хатын-кыз чакырылып хөрмәтләнде. Әлеге мәртәбәле очрашуга безнең районнан да делегация - үз номинацияләрендә җиңү яулаган күркәм затларыбыз – «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе директоры Әлфия Мөбарәкова («Хатын-кыз -лидер»), «Кур­сабаш» җәмгыяте терлекчесе Айназ Шәйнурова («Язмышым-һөнәрем»), кон­­­курс дипломантлары – Са­­ба гимназиясенең тәр­бия эшләре буенча директор урынбасары Ла­риса Шәмсетдинова («Хатын-кыз – ел үрнәге»), Олы Кибәче авылы китапханәсе мөдире Гөлүсә Фатыйхова («Хатын-кыз мәдәният һәм рухият») һәм ТР агропромышленность комп­лек­сы хезмәткәрләре проф­­­­союзының район оеш­масы җитәкчесе Гөл­наз Нигамәтҗанова катнашты. Хатын-кызларыбызны бәйрәм чарасына озату тантанасында район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашты, һәркайсын якынлашып килүче Хатын-кызлар бәйрәме белән тәбрик итте,алдагы тормышларында уңышлар, гаилә бәхете теләде. Казанда үткән чарада да гүзәл затларыбызга ул көнне бик күп тәбрикләү сүзләре яңгырады, танылган сәхнә осталары башкаруында моңлы җырлар агылды. Иң тантаналы мизгел, мөгаен, бәйрәмгә килүчеләрне Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең тәбрикләве булгандыр. Ул иң элек хатын-кызлары­быз­га сабырлыклары өчен олы рәхмәтен җит­керде һәм ир-атларга мөрәҗәгать итеп, алардан сабырлык үрнәге алырга чакырды. Татарстан хатын-кызларын танылган Россия актеры Михаил Пореченковның котлавы да күңелле бер сюрприз булды. Бәйрәмнең тантаналы өлеше төгәлләнгәч, хатын-кызлар Татар милли мәдәни үзәгендә чәй табыны янына чакырылып хөрмәтләнделәр.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев