Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бәйрәмгә 11 айлык Айзат та килгән иде

Кичә “Халыкара балаларны яклау көне” уңаеннан Саба спорт комплексында зур бәйрәм булды.

Кичә  “Халыкара балаларны яклау көне”  уңаеннан Саба спорт   комплексында зур бәйрәм  булды. Мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Заһидуллин әйткәнчә, мондый күңелле чараны  культура хезмәткәрләре генә оештыра ала. Бәйрәм турында ишетеп әле тәпи йөри  алмаган нәниләрне  алып   килгәннәр  иде. Араларында иң кеченә 11 айлык Айзат Әдһәмов булып  чыкты. Инстаграммнан укып  килдек”,– диде Айзат белән Азалиянең әниләре. Ә 1 яшьлек Сөмбел Исламова беренче  мөстәкыйль адымнарын биредә тагын да  ныгытты. Район балалар  һәм үзәк китапханәләр хезмәткәрләре  балалар өчен рәсем ясау бәйгесе үткәрделәр 300гә якын  бүлек кенә өләштеләр. Иң  оста рәссам булып Ирина Новикова танылды. Биредә шулай  ук “Укучының мәдәни  көндәлеге” район конкурсында җиңүчеләрне дә  бүләкләнделәр.  

      Бәйрәм чарасын Мәдәният йорты, Район балалар китапханәсе, Үзәк китапханә, Аллаһияр һәм Хөснулла Вәлиуллиннар исемен йөрткән сәнгать мәктәбе коллективлары берлектә оештырдылар.   Балалар  рәсемнәр ясаган арада сәхнәдә җыр- биюләр, күңелле чаралар барды.

             Рәсем бәйгесендә балалар альбом битенә  узләренең  яраткан әкият геройларын тасфирладылар. Бәйрәм барышында балалар  клоуннар булып киенгән китапханәчеләр белән фотоларга төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев