Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бәйрәмнәрдә саклык чаралары

26 апрель көнне башкарма комитет бинасының актлар залында Саба муниципаль районының террорга каршы комиссиясен киңәйтелгән утырышы булды.

Кичә  башкарма  комитет бинасының  актлар  залында Саба муниципаль районының  террорга каршы комиссиясен киңәйтелгән утырышы булды. Майдагы  кыска эш  атналары, балаларның җәйге  яллары башланыр алдыннан авыл һәм шәһәр җирлекләре башлыклары, көч структуралары, саклана торган объектлар җитәкчеләре катнашында үткәрелгән эшлекле сөйләшүне район башлыгы Рәис Миңнеханов алып барды.   “Яз һәм   хезмәт бәйрәменә, Бөек   Җиңүнең 77  еллыгына багышланган  чаралар вакытында  террорлык  актларын  кисәтү, җәмәгать иминлеген тәэмин итүне  көчәйтү буенча өстәмә  чаралар турында” полиция  начальнигы  Фәрит Гатауллин   сөйләде.  Бәйрәм көннәрендә Саба районы буенча  эчке  эшләр  бүлеге  составының  көчәйтелгән хезмәт вариантына   күчереләчәге  әйтелде. Оператив  вәзгыятьнең  катлаулануы  очрагын   күздә тотып,  тикшерү-оператив төркеме дә аерым эш режимына әзер торачак. Бүлекнең  дежур  часте эшчәнлеген нәтиҗәле оештыру чаралары күрелә. Оператив хәлгә  контрольне    көчәйтү максатында массакүләм  чаралар  үткәрү урыннарында “Имин шәһәр” аппарат-программа комплексы мөмкинлекләре дә  киң  кулланылачак. Шулай ук бәйрәм чаралары узачак урыннар алдан  кинологлар һәм техник чаралар белән тикшерелеп, аерым контрольгә алыначак. Тикшерү нәтиҗәләре буенча  акт төзеләчәк. Җирле  үзидарә җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, 1-12 май  көннәрендә һәр авыл җирлегендә монумент-обелиск­ларны, шулай ук дәүләт символы булган әләмнәрне саклау өчен  ДНД  әгъзалары,  муниципаль  хезмәткәрләрнең тәүлек буе  кизү торуын оештыру зарурлыгын да искәртәсе  килә. Графикны 30 аперльгә  кадәр эчке эшләр бүлегенә җибәрергә  кирәк”,– диде полиция начальнигы.

Комиссия  утырышында аерым объектларның һәм  халык   күп  җыела торган  урыннарның террорга  каршы  сакланганлыгын тәэмин итү буенча  ведомстводан тыш сак бүлеге, Кояшкай” балалар  сәламәтләндерү лагере начальниклары Айдар Галиев, Ирек Мостафин, мәгълүмат-пропаганда эшен  камилләштерү  чаралары турында башкарма  комитет  аппараты җитәкчесе Марат Кәримов чыгышлары тыңланды.   Эзмә  авыл җирлегендә терроризм һәм экстремизмны профилактикалау, дини оешмалар эшчәнлегенә, биләмәгә башка  төбәкләрдән   килүче  мигрантларга күзәтчелек итү   йомгаклары турында җирлек башлыгы  Альмир Шәйхетдинов,   социаль  челтәрләрдә деструктив берләшмәләргә керүчеләр белән профилактика алып баруның торышын яктыртып  яшьләр эшләре һәм спорт  бүлеге начальнигы  Ирек Гарипов   сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев