Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Чернобыль кайтавазы" дип исемләнгән хәтер сәгате

Юлбат мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре Чернобыль фаҗигасе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан авылдашлар Нурмый абый Хафизов һәм Ганиев Альберт белән "Чернобыль кайтавазы" дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрделәр. Авария һәм аның нәтиҗәләрен бетерүдә йөзләгән мең янгын сүндерүче, ГО гаскәрләренең хәрби хезмәткәрләре, ГО хәрбиләштерелмәгән формированиеләре белгечләре, галимнәр,министрлык һәм ведомосте белгечләре катнашты.

Һәр ликвидатор үз илен яклау өчен үз сәламәтлеген корбан итеп,югары Шәхси батырлык һәм каһарманлык күрсәткән. Шулар арасында безнең авылдашларыбыз да бар. Нурмый абый 1986 елның сентябрь - декабрь айларында 82 эш көне, Ганиев Альберт 60 көн була. Укучы балалар кунакларны игътибар белән тыңладылар, кызыксынып сораулар бирделәр. Чара ахырында авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Талип Рашитович килгән кунакларга изге теләкләрен җиткерде.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев