Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Чәй эчсәң, борчуыңны онытырсың” дип исемләнгән музыкаль кунакханә

15 декабрь көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре Халыкара чәй көненә “Чәй эчсәң, борчуыңны онытырсың” дип исемләнгән музыкаль кунакханә оештырдылар. Чарада катнашучылар чәйнең килеп чыгышы, бу бәйрәмнең традицияләре белән таныштылар, чәй турында кызыклы фактлар турында сөйләштеләр. Кунаклар белән “Чәй турындагы җырларда кунакта”, “Халыкара чәй көне”ннән сүзләр җый”, Кем күбрәк чәй исемнәре белә”, Биеп, татлы ризыклар исеме әйт” кебек кызыклы музыкаль конкурслар оештырылды.

Кунакханә чәй өстәле артында тәмамланды. Бу Чәй көне генә түгел, ә хуш исле чәй табыны артында күңелле мизгелләрне искә төшерә торган яхшы кәеф көне булды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев