Чыршы утлар белән балкый
22 декабрь көнне Яңа ел чыршысы янында бизәлгән Мичәнбаш чыршысы янында, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Чыршы утлар белән балкый"дип исемләнгән Чыршы бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм "Яңа елны каршы алу"дигән тамаша белән башланып китте.
Башта ук әкият геройлары балаларны тылсымлы әкият дөньясына алып кереп киттеләр. Балалар бәйрәм атмосферасына чумдылар, кызыклы конкурсларда катнаштылар. Кыш Бабай барлыкка килү белән чын бәйрәм җыр-бию, чыршы тирәли әйлән-бәйлән белән башланды. Тамашадан соң балалар Кыш бабайга һәм Кар Кызына шигырьләр сөйләделәр, персонажлар белән фотога төштеләр, яңа ел бүләкләре алдылар.
Фото: saby.tatarstan.ru
Чыганак: saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев