Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Чулпычтан Рәмзия һәм Нәҗип Шәйхелисламовлар: «Хәләл көч белән табылган бәхетнең һәр бөртеге кадерле».

Бу көннәрдә Чулпычта яшәүче Шәйхелисламовларның ишле, матур гаиләсе белән аралаштык. Аларның өч уллары да туган авылларында төпләнеп, матур итеп тормыш итәләр.

Авыл тормышын үз иткән һәм туган төбәкләрендә төпләнеп калган яшь гаиләләрне күрү аеруча куанычлы. Чөнки авылларыбызның киләчәге аларга бәйле.

 Авылларны нәкъ менә Шәй­хелисламовлар  кебек тырыш, хезмәтсөючән  гаиләләр бизи. Икесе дә бер чишмә суын эчеп үскән Рәмзия апа белән Нә­җип абый 42 ел дус, тату гомер кичерәләр. Бәхетләрен ерактан эзләмәгәннәр, күрше йортларда гына яшәп, яшьли  бергә кавышканнар. 

«Бергә уйнап үстек, Оетка бергә укырга бара идек. 1971 елда армиядән кайттым, 1981 елда кавыштык. Биш бала  – 4 малай, бер кыз, тәрбияләп үстердек»,– дип сөйли  Нәҗип абый. «Малайларыбызның  олы­­сы-Фәнилебез Казанда, өче­се   авылда, бердәнбер кызыбыз Гөлия Буада кияүдә. «Менә мин күрше егетенә генә кияүгә килдем, син бер дә авылда егетләр  күрмәдең мени соң? Бигрәк ерак киттең, дим кызыма. Үзләре бәхетле булгач, сирәк күрешкәнгә дә килештек инде», – дип сүзгә кушыла Рәмзия апа.

 Шәйхелисламовлар бөтен гомерләрен авыл хуҗалыгына багышлаган, тормышның ямен дә, тәмен дә хезмәттә күргән кешеләр. Рәмзия апа 36 ел  Чулпыч фермасында сарыклар карый. Авыр хезмәттә булу, барын да кул көче белән башкару өлкәнәйгәч  үзен сиздерә:  аяклары авыртып җәфалый. Нәҗип абый 40 елга якын тракторда эшли. Иң бәхетле кеше – булганына шөкер итә белүче, диләр. Рәмзия һәм Нәҗип Шәйхелисламовлар да шундыйлардан, алар  өчен хәләл көчләре белән табылган  бәхетнең һәр бөртеге кадерле.  Иң мөһиме – улларын хезмәт сөючән булу белән бергә,  авыл җанлы итеп тәрбияләгәннәр. Өчесен  (абыйсы кайнар ноктада булгач, Илфатлары хәрби хезмәттән азат ителә)  бер-бер артлы  армиягә озатып,  каршы алалар.  Бигрәк тә Чечняда хезмәт иткән Маратлары өчен  әти-әнинең йөрәге  ут йота. 

«Кайттылар да,  бер-бер артлы өйләнә дә башладылар. Малайлар үз нигезләрен булдырганчы  өч килен белән бергә дә берничә ел тордык әле.  Күңелең киң икән, күпне күрмичә, үз алдыңа гына карап яшәсәң, сыясың да, тормыш та тыныч була. 12-15ләп кешегә тулсак та бик матур һәм дус яшәдек», – дип сөйли Рәмзия апа.

Өлкән уллары Фәнил гаиләсе белән Казанда төпләнгән,  Марат белән Илфатлары  республика программалары ярдәмендә  янәшә йортлар салып, икесе дә бер елны башка чыкканнар. 

«Шәйхелисламовлар урамы инде бу, бертуганнар өчесе дә йорт салып  урамыбызны матур итеп тутырып куйдылар. Бик  авыл җанлы, булдык­лы, тырыш  егетләр», – диләр авылдашлары алар турында.

Авыл җирендә тырышмыйча гына   булмый да кебек. Марат  Чулпычтагы   «ПМК» җәмгыятендә   эретеп ябыштыручы, хатыны Лилия Олы Шыңарда сатучы булып эшли. Үзләре үрнәгендә эш сөючән ике кыз үстерәләр.  Миңгәрдәге "Строитель" җәм­гыя­тендә эш­ләүче Илфатлары (фотода) абзар тулы мал-туар асрый, тормыш иптәше Гөлзар белән өч бала тәрбиялиләр. Һәрберсе йорт-җирне һаман да ныгыту, матурлау белән мәшгуль. «Май чүлмәге тышыннан билгеле» дигәндәй, хуҗаларының эш сөючән, тырыш икәнлеге әллә кайдан күренә: йорт тирәләре гөл-чәчәкләргә күмелгән. Иң мөһиме, егетләрнең һәрберсенә дә үзләре кебек авыл җанлы, уңган-булган кызлар насыйп булган. Өлкәннәр төпчек уллары Мәҗит, киленнәре Дәринә, оныклары Раян, Адель   белән 12 ел бергә гомер  итәләр.  Яшьләр төп йорт янәшәсендә генә үз көчләре белән йорт салганнар. Инде өй эчендә  вак-төяк эшләр генә калган, тиздән яңа нигезгә күченергә җыеналар. Мәҗит Миңгәрдәге бер оешмада экскаваторда эшли, Дәринә шунда төрле эшләрдә хезмәт куя.

«Балалар кайтышка ашарга пешереп торабыз, оныкларны  карашабыз. Кайчак малайларны ачуланып куям. «Әни, син безне ачуланасың, бер дә киленнәргә сүз әйтмисең», – диләр кайчак. «Мин  ничек кеше баласын ачулана алыйм, сезгә үтә ул, дим. Киленнәремә тел-теш тидерерлек түгел анысы: барысы да бик әйбәтләр, уңганнар. Рәхмәттән башка сүзем юк. Үзем дә 13 ел каенанам белән яшәдем. Бик дус тату булдык Үз әниемне дә, урын өстендә  яткан бертуган энем Габдулланы да тәрбияләп соңгы юлга озаттым», – ди сабырлыгы, тәмле теллелеге белән күпләргә үрнәк булган  Рәмзия апа. 

Гомер буе төп терәге,  таянычы булган  Нәҗип  абыйга бик тә рәхмәтле ул. «Рәмзия белән яшәү бик җиңел дә, рәхәт тә. Бик уңган, тырыш, батыр авыл кызы булды ул.  Кулыннан бөтен эш килә. Аллаһ тигезлегебезне генә бирсен», –ди Нәҗип абый тормыш иткән хатыны турында.

Бәйрәмнәрдә бөтенесе төп йортка  – әти-әни янына җыйналалар.  Әби-бабай дип өзелеп торучы ун оныклары да кечкенәдән туган кадерен белеп, бер бере белән әвәрә килеп үсәләр. 

«Беребезнең дә шәһәр тормышына исебез китмәде.  Ар­миядән соң бераз яшәп карадым. Минеке түгеллеген аң­ладым да, авылда ныклап төпләнергә булдым. Авылыбыз бик матур, саф һава. Бөтенебез бергә. Беребез   бер эшкә тотынса  барыбыз бергә җыйналабыз», –ди Марат  Шәйхелисламов.  «Ту­ган  авылыбызны без дә үстермәсәк,   анда калмасак,  аны тагын кем үстерер? Читтән ки­леп сакламыйлар бит инде,  авылның киләчәге үзебезнең кулда», – дип  абыйсының сү­зен куәтли Мәҗит. 

Авыллар нәкъ менә Шәйхелисламовлар ке­бек   егетләргә таяна да инде. Чулпычның  матур  киләчәгенә нигез бу. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев