Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Чыгарылыш кичәләре: син каршыла безне, зур тормыш

Укучыларның, укытучыларның, ата-аналарның төн йокысын калдырган Бердәм дәүләт имтиханнары да, ниһаять, артта калды.

 

  Укучыларның, укытучыларның, ата-аналарның  төн   йокысын   калдырган Бердәм дәүләт имтиханнары да, ниһаять, артта калды. Бүген район мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре үтте. Аңарчы 11нчеләрне барысын бергә  Саба урта мәктәбендә тәбрикләделәр, мөстәкыйль тормышка хәер-фатиха  бирделәр. Олы юлга беренче  адымнарын атлаучыларны инде танырлык та түгел: затлы  күлмәкләр кызларны принцесса иткән,  егетләр принцларга тиң иде. Ә күңелләре хыял канатында дөнья иңли, чөнки тормыш әле алда, барысы да чынга ашасы яшьлек планнары белән яши башлаган  чак. Районыбызда 11нчене  129 укучы тәмамлады. Шуларның 28е алтын  медальгә ия булды.

Медальләрне тапшыру  алдыннан район башлыгы Рәис Миңнеханов егет-кызларга күңелендәге иң ихлас теләкләрен  җиткерде һәм белем  алуда яхшы нәтиҗәләргә ирешкән укучыларга Котлау хатлары тапшырды. Аерым фәннәрне яхшы үзләштергән, районның мәгариф тормышында, җәмгыять тормышында актив катнашкан  укучыларны мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Шакиров бүләкләде.   Кичә ахырында  Рафис Кәлимуллин  концерты  Рәис Миңнехановның мәктәп тәмамлаучыларга бүләге буларак тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев