Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Чыгымлы да, күңелле дә син, август!

Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр генә калып бара. Бу араларда әти-әниләр балаларын мәктәпкә әзерләү кебек күңелле мәшәкатьләр белән яши. Моның өчен зур гына чыгымнар да кирәк. Гаиләләрдә 1 сентябрьгә әзерлек эшләре ничек бара, әти-әниләрне кибетләрдәге бәяләр куркытмыймы? Шулар хакында кызыксынып, балалар кием-салымнары, уку әсбаплары белән сату итүче берничә сәүдә ноктасында булдык.

Август ае  мәктәп яшендәге баласы булган һәр гаилә өчен урак өстенә тиң. Бу айда рухи яктан да, матди яктан да әзер булуың кирәк.  Күпбалалы гаиләләр өчен бигрәк тә. Уку өчен кием-салымнар  белән сату итүче сәүдә нокталарындагы чиратны күргәннән соң  хәстәрлекне нәкъ менә  август аена калдыралар икәнлеген чамалыйсың. Әти-әниләр моны балалары  күзгә күренеп үсүен, шуңа да киемнәрне алдан алып куюның отышлы түгеллеге белән аңлаталар. Уку кирәк-яраклары арасында иң кыйммәтлесе – мәктәп формасы.

«Мәктәп кием-салымнары  бәяләрендә әллә ни үзгәрешләр юк диярлек. Сарафан – 50 сумга, малайлар костюм-чалбары 100 сумга гына кыйммәтләнде», – ди сәүдә ноктасы хуҗасы. 

Районыбызның белем бирү учреждениеләренең барысында да бердәй  форма белән йөрү каралган. Киләсе уку елыннан  малайларга да, кызларга  бары тик ак  күлмәк, блузкадан йөрү таләп ителәчәк. Шуңа да ак күлмәкне берничәне хәстәрләп кую мәслихәт. Ул кибетләрдә 600-1300 сум тора.

Сәрдә авылыннан Алсу һәм Азат Нигъмәтҗановларны сәүдә нокталарының берсендә быел 1 сыйныфка баручы уллары Ризванга мәктәп формасы алган вакытта очраттык.

«Гаиләдә өч бала үстерәбез. Олысы быел беренче сыйныфка бара. Өч яшьлек  кызыбыз  балалар бакчасына йөри, төпчегебезгә – 1 яшь. Бүген Ризванны киендерергә килдек, 4900 сумга костюм-чалбар сатып алдык. Әлегә концтоварлар алмадык, әзерлек форма алудан башланды. «Мәктәпкә җыенырга булыш» акциясе кысаларында сумка бүләк итәчәкләрен белеп бик сөендек. Бу – әти-әниләргә бик зур ярдәм. Әле аяк киемнәре, физкультурага  спорт костюмы аласыбыз бар. 10-12 меңгә сыешырбыз дип уйлыйм»,  – ди Алсу

Лесхоз бистәсеннән Рузия Газизуллина белән 5 сыйныфка баручы  кызы Расинага  мәктәп формасы сайлаган вакытта аралаштык.

“Беренче сыйныфка барганда алган сарафанны дүрт ел кидек. Ул вакытта  да 2800 сум тора иде. Бәясе үзгәрмәгән икән.  Быел кызым  5 сыйныфка бара, жилет белән юбка кирәк.  Бәяләре хәйран икән дип карап торам. Якынча санап куйдым, мәктәпкә тулаем әзерлек һәр балага 20шәр меңгә төшәчәк. Кызларга аеруча да күп кирәк. Икенче кызым 2 сыйныфка бара.  Ике баланы киендерү, уку әсбаплары алу өчен  40 меңне исәпләп куярга кирәк.  Хәзер кибетләрдән  кесәң һәм күңелең кушкан бөтен нәрсәне алырга була. Мин алтын урталыкны табарга тырышам: сыйфаты да, бәясе дә кулай булганын сайлыйм», –ди Рузия Газизуллина.

 Әле бу мәктәп  өчен кирәк-яракларның бер өлеше генә, шуларга уку әсбаплары да өстәлә. Шулай ук аларны сату нокталарында да булып, бәяләре белән дә таныштык.

«Концтоварлар 1 августтан 10 процентка артты.  Әмма безнең  алдагы запасларыбыз күп булу исәбенә бәяләрне арттырмадык. Шунысына игътибар итәбез: кеше хәзер яхшы сыйфатлы әйберләр алырга тырыша.  Бәяләрнең һәр кесәгә бата торганнары бар», – дип таныштырды  сәүдә  ноктасы хуҗасы.

Сүз дә юк, һәр җитештерүченең үз бәясе, товарның сыйфатына карап аның үсүе дә билгеле.

Кибетләрдә йөреп, андагы бәяләр белән танышканнан соң баланы 1 сыйныфка әзерләү  якынча 20 меңгә төшәчәк икән­леген без дә  чамаладык. Баш­­ка сыйныфка барганда да чыгымнарда әллә ни үзгәрешләр булмаячак. Кайбер әти-әниләр  интернет кибетләреннән  заказ бирүне дә кулай күрәләр икән.   

 Быел районыбызда 431 бала  1 сыйныфка укырга керәчәк.  Баланың тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүе дулкынландыргыч мизгел булу белән бергә,  кесәне дә шактый «тешли». Иң мөһиме - уку еллары хәере белән башланып, ата-анага баласының куанычлы йөзләрен генә күрергә насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев