Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Чын хакыйкать – нәсел тарихы

Сезгә Саба районы Югары Симет авылында яшәүче Рәис Кыямов яза. Хатымда үзебезнең нәселебез турында таныштырасым килә.

Сүземне бабам Заһирдан башлыйм әле. 1914 елда  Герман сугышына алынып,  7,5 ел хезмәт иткән солдат була  ул. Вакытлы хөкүмәтне бәреп төшерүдә катнаша. 1921 елда туган ягына кайта. Ачлык елларында   республикага Украинадан симәнә орлыклары алып кайтып, халыкка тарата. Әмма күпләр симәнәне ашап бетерә. Чәчәргә  калмый.  Бабабызның игене  уңа.  Курса һәм Олы Шыңар авылларыннан 2 ел үзләре эшкәртә  алмаган крестьяннарның җирләрен алып та, уртакка чәчә. Авыл кешеләре аннан көнләшә башлый. Бабайга “Бай” исеме бирәләр.  Күп тә үтми аңа “Кулак” ярлыгы тагыла. Кулга алырга килеп җитәләр. Ул качып котыла: энесе төнлә Арчага илтеп куя. Ләкин гаиләсен тынычлыкта калдырмыйлар. Әбиебезне ат арбасы артына бәйләп алып китәләр. Шунда  имгәнеп, бөкре кала. Яшь баласы Гайшә бакыйлыкка күчә. Өендә бер әйбер дә калдырмыйча, хәтта мичтәге казанны да куптарып алып чыгып китәләр. Бәхетләренә, күршедә яшәүче тимерче Фёдор аңа өчаяк кертеп бирә.

Бабайның олы улы Иркутскига,  безнең әти  Кыям Тагил якларына эшкә китә һәм шунда тракторчы һөнәрен үзләштерә. 1936 елда кайтып, Саба МТСында, аннары  авылда эшли. 1937 елда  Сәләхи бабай кызы  Зәйтүнәгә өйләнә. Шулай матур гына яшәгәндә, сугыш башлана.  Әтиебез  ул җәйдә Саратов өлкәсенә урып-җыю эшләренә җибәрелә. Һәм 1941 елның 10 октябрендә мин туганмын. Шул  көнне әтиебезнең хаты да килгәч,  миңа  карап: “Бәхетле булыр бу бала“,– диләр. Ләкин юраганнары юш   килми. Тагын  2 айдан әтиебез кайтып, Арча хәрби комиссариатына  учетка керә. Өч көннән аны фронтка алалар. Сугышта ул пулеметчы була.  Яраланган килеш 12 дошман солдатын юк итә. Яу  кырында батырларча һәлак булган  әтине  Германиядә, көньяк-көнчыгыш округта җирлиләр. Соңгы елларда Польшадагы туганнар каберлегенә күчерәләр. Безгә билгеле булган документлар буенча, әтиебез “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән.

Шулай итеп, тормыш әниләр, бабайларга калды. Паровозларга ягар өчен урман кисеп, Курса станциясенә чыгаралар. Яз көне Шәмәрдәннән күтәреп симәнә ташыйлар. Кыш көне әни ат белән урманнан агач чыгара. Хезмәт хакы – ике юл өчен бер кисәк ипи. Аны 6 кешегә бүлеп ашый идек. Бер  кабарлык чыга... Утыз биш чакрымдагы Шәмәрдәннән симәнә ташыганда чабаталар таралган. Бозлы кар суларында әниләрнең аяклары ничек түзде икән?

Язын 25 сутый бакчага бәрәңге утыртырга кирәк. Эшне бетергәч, безгә бер күкәй пешереп бирәләр иде. Бәрәңге утырткан көнне әнине юл эшенә җибәрергә чакыру килде. Моны йомышчы балалар  үзләренчә  аңлап: “Кыям абый кайта!”– дип  әйтәләр. Кич аш чөмереп утырган вакыт иде (бәрәңге үзәге салып пешерелгән, 3 кашык он тугланган). Барысы да дәррәү әтине каршы алырга чыгып киттеләр. Мин: “Үлгән кеше кайтмый ул”,– дип өйдә калдым. Менә шунда  артыграк ашап ташлап күбендем. Идәндә тәгәрәтеп йөрткәннәрен әле дә хәтерлим. Әтине каршыларга чыккан җирдән әби үз аягы белән керә алмады. Бабай күтәреп алып керде. Бер ел урын өстендә ятты. 1948 елда  вафат булды. Бабам әбидән соң 20 ел яшәде.

Җәй җитү безнең кебек тамагы туймаган балалар өчен зур шатлык иде. Мин язгы ташу беткәч, тегермәнче бакчасы янында яр кырыенда кара тамырлы, бармак башы зурлыгында тәмле әйбер ашарга гадәтләндем. Әмма елга буенда иркенләп йөреп булмый. Балыкка йөрүче Хаҗинур исемле кеше мине күрсә: “Бай малае”,– дип суга сала. Мәктәп баскычыннан да (без беренче  катында клуб, өстә мәктәп урнашкан бинада укыдык) күп мәртәбә этеп төшерде ул мине.

Сугыштан соң тол калган аналарга, ятим балаларга тагын да авыррак булды. Дүртенчедә укыганда салкын тидереп урын өстенә аугач, әнине еракка урман кисәргә җибәрделәр. Бер  айдан  кайтты – мин һаман терелмәгән. Апамнар укуда, бабам эштә. Рус теленнән укытучы апа атна саен килеп, хәлне белә иде. Берсендә  тавык йомыркасы кадәр зурлыкта шикәр алып килгән. Әни кайнаткан әрем суы эчкәч, әз генә шикәр кабып куя идем. Ике айдан аякка басып, мәктәпкә йөри башладым. Начар укымадым. Мәсьәләләр чишкәндә укытучыларны да өйрәткәләгән чак булды. Җиденчедә укыганда муеныма зур шеш чыкты. Саба хастаханәсе табибы Әминә апа мине Нырты диспансерына җибәрде. Анда бик озак  яттым. Табибларның  да  төрлесе була икән. Берсе: “Ник монда алып килдегез, үлеп беткән бит инде бу!”– дип, муендагы шешкә бармагы белән төртте. Егылып киттем. Шешне туберкулез бизе, диделәр. Мине үлем тырнагыннан Гали Вәлиевич исемле табиб (фамилиясен хәтерләмим) йолып калды. Биш ай ярымнан бабам  ат белән алырга килде. Күп дарулар, балык мае биреп кайтардылар. Әмма язмыш  сынавы өчен муендагы шеш кенә  аз булган, күрәсең. Шул  елны көчле грипп чире башланып, күп кешеләрнең башына  җитте. Мәдхия апам белән миңа да эләкте. Бик каты авырдык. Көн саен борыным канады. Шөкер, бу юлы да авыруны җиңә  алдым. Сагынырлык булмаса да, балачак  онытылмый.  Тегермән буасын эшләп бетергән көнне борчак боткасы пешереп,  үги ана яфрагына салып бирелгән бәйрәм  сые да истән чыкмый.

Үсеп тормыш итә башлагач, туган ягыбызда калдым. Колхозда иң авыр хезмәтне миңа тапшырдылар. Тырышып, намус белән эшләдем. Тормыш иптәшем белән 5 бала үстердек. Тик, ни кызганыч, 18 ел элек  хатыным, балаларымның әнисе бу дөньядан начар чир белән китеп барды. Биш ел авырды. Мин язмыш кочагында ялгыз калдым.

Без   күргәнне үз йөрәкләре  аша  кичереп  карарга теләүчеләргә шушысы да  җитеп торыр. Аллаһ балаларыма, кияү-киленнәремә, оныкларыма, оныкчыкларыма саулык бирсен.

Рәис Кыямов,

 Югары Симет авылы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев