Чыршы, чыршы, без сине...
«Чыршы» операциясе 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Яңа ел бәйрәмен без мандаринсыз, ак карсыз, бизәлгән чыршысыз күз алдына да китерә алмыйбыз. Күптән көткән кар да яуды, сәүдә нокталарына без яраткан яфраклы мандариннар чыкты. Чыршы алып бизисе генә калды. Хәзер анысын да сәүдә нокталарыннан сатып алучылар шактый. Әмма бер кимчелеге бар: бүлмәгә урман һавасын хәтерләткән тәмле ылыс исе таралмый. Шуңа күрә чын чыршыга җитми инде. Саба урманчылары, ихтыяҗны күздә тотып, гражданнарны Яңа ел бизәге белән тәэмин итәргә бүгеннән әзер. Шул максаттан урманчылыкларда да яшел чыршы сату өчен махсус урыннар билгеләнде. Бәяләре һәркемнең көченнән килерлек. Һәр агачка документ бирелә, ул юк икән, чыршы законсыз киселгән булып санала. Алай да чыршы полосаларына балта-пычкы тотып керүчеләр фаш ителеп тора, алар урман хуҗалыгына зыян китерә.
Шуңа күрә агачларны рөхсәтсез кисү фактларын ачыклау өчен, республикада 16 декабрьдән «Чыршы» операциясе игълан ителде, урманчылыкларда аерым чаралар планы эшләнде. Полиция хезмәткәрләре белән берлектә урман биләмәләрендә күзәтчелек итү, автомобильләрне тикшерү буенча постлар оештырылды. Чыршыны рөхсәтсез кисүчеләр ачыкланса, аларга урман хуҗалыгына килгән зыянны түләргә туры киләчәк. Исегезгә төшерик, агачларны законсыз кисү, урман утыртмаларына зыян салу гражданнарга 3 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 20000-40000 сум, юридик затларга 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр административ штраф салынуга сәбәп була. Моннан тыш, агачны законсыз кискән зат урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш, әлеге зыян киселгән агачның токымына һәм аның үсү шартларына, урманнарның яклану категориясенә карап билгеләнә.
«Чыршы» операциясе 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Саба урман хуҗалыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев