Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Дамира Зарипова: “Комиссия әгъзаларына сайлауларда халык белән эшли белу кирәк”

Район сайлау комиссиясе әгъзалары белән таныштырабыз

Безнең досье: Дамира Данир кызы Зарипова. Һөнәре буенча педагог, башлангыч сыйныфлар укытучысы,балалар бакчасы тәрбиячесе булып эшләгән, бүгенге көндә лаеклы ялда. Үзешчән сәнгатьтә актив катнаша, төрле чараларда чыгыш ясый. Сайлау системасында 25 ел хезмәт куя.

Сайлау комиссиясендә  күп еллар эшлим. 1995 елдан агитатор булып, халыкка сайлауларда тавыш биру, кандидатлар, партияләр  турында мәгълуматлар биреп йөрсәм, аннан соң күзәтүче ролендә булдым. 2004 елдан-2018 елга кадәр  комиссия рәисе вазыйфасын башкардым. Хәзерге көндә мин комиссиядә эшлим.

Сайлау комиссиясендэ эшләү бик җаваплы хезмәт. Анда белем hәм тәҗрибә кирәк. 

Мин -элеккеге укытучы. Хезмәт юлымны шушы җирлектә, нәкъ менә шушы Иләбәр авылында башлап, 36 ел балаларга белем  hәм тәрбия бирдем. Эшләү дәверендә балаларның әти-әниләре, авыл халкы  белән дә аралашып, бик күп жәмәгать эшләрендә, авыл тормышында катнашып, зур тәҗрибә тупладым. Ә сайлауда нәкъ тә менә шул халык белән эшли белү кирәк .

Бүгенге көндә без, өлкән комиссия әгъзалары, яшьләр белән эшлибез. Без аларга төгәл эш тәртибен өйрәтсәк, алар җитезлекләре, яңа компьютер технологияләрен яхшы белүләре белән эшне сыйфатлы башкаралар.

Безнең Иләбәр авылындагы  2469 номерлы сайлау участогында 5 кеше эшли. Коллегаларым да озак еллар эшләп тәжрибә туплаган  кешеләр. Бер-беребезне аңлап, хөрмәт итеп эшлибез.

 Безнең эш нидән гыйбарәт соң?

Без  өйдән- өйгә йөреп, халыкны сайлау участогы, аның адресы, телефон номеры, эш сәгатьләре, сайлау көне, вакыты белән таныштырабыз. Исемлектәге сайлаучыларны барлап чыгабыз. Өйдән сайлап, тавыш бирүчеләрнең исемлеген язабыз. Агитация материалларын  тиешле урыннарга беркетәбез. Эш урыннарыбызны әзерлибез, урналарны, кабиналарны урнаштырабыз. Бюллетеньнәрне эшкәртәбез. Китүчеләр булса, башка участокка барып тавыш биру таныклыклары бирәбез. Сайлауда  көне буе халыкны якты йөз, тәмле тел белән каршылап,  бюльлетеньнәр биреп, сайлатып, озатабыз. Сайлау беткәч, бюльлетеньнәрне бушатып саныйбыз, партияләргә, кандидатларга аерабыз. Махсус конвертларга тутырып, тиешенчә документлаштырып, Үзәк сайлау комиссиясенә озатабыз. Кыскасы, hәр кеше үз эшен белә, тыныч кына, бик оешкан төстә эшлибез. Бездә сайлаулар бик тыныч үтә, хокук бозуларга юл куелмый. Быел да бу җаваплы эшне оешкан төстә башкарып чыгарбыз дип ышанам.

#сайлау2024 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев