Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Данир Сабировның хатыны 2,5 сәгатьлек операция турында: «Ирем «юк» дисә дә, барыбер ясаттым»

«Әгәр дә сиңа көзгедәге чагылышың ошамый икән, аны үзгәртү өчен нәрсә дә булса эшләргә кирәк», – ди Миләүшә Сабирова.

Татарстанның атказанган артисты, пародияче, шоумен Данир Сабировның хатыны Миләүшә операция кичергән, дип язган идек. Бу хакта ул сторисларында үзе хәбәр итте. Бүген ул 2,5 сәгатьлек операциянең сәбәбен дә аңлатып үтте. Баксаң, Миләүшә эчендәге диастазны бетерү өчен хирург өстәленә яткан икән. "Матбугат.ру" укучылары моның ни икәнен гуглдан сорап белә ала.   Үзен гаепләргә ашыккан язылучыларына ул болай дип җавап бирә: «Акчагыз күп, шуңа кая куярга белмисез», – дип, мине яратып язган хейтерларым! Әгәр дә мөмкинлек бар икән, нигә әле ясатмаска, ди? Шуны да әйтеп үтәргә кирәк – мин әлеге операциягә акчаны үзем эшләдем! Ирем «юк» дигәч, «барыбер ясатачакмын!» дип максат куйдым. Операциягә берничә көн кала гына кирәкле сумманы тупладым. Әгәр дә сиңа көзгедәге чагылышың ошамый икән, аны үзгәртү өчен нәрсә дә булса эшләргә кирәк», – ди Миләүшә Сабирова.

 

Фото: соцчелтәрләр

Матбугат.ру 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев