Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Дәү әтисе белән оныгы шәп йөзделәр!

Казанда «Буыннар элемтәсе» исеме астында йөзү буенча республика ярышлары үтте.

 Чараның төп  шарты буенча бәйгедә бер гаиләдән бабай (әби) үзенең 14 яшькә кадәрге оныгы белән катнашырга тиеш иде. Спортчылар 50 метрлы дистанциядә шәхси һәм эстафета дисциплиналарында узыштылар. Ярышта Сабадан Әмин  Миңнегулов оныгы Тимур белән катнашты. Тимурның 7 ел бассейнга йөзүгә йөрүе үзен сиздерде. Ул шәхси дисциплинада 3нче призлы урынны яулады. Командалар арасында безнекеләр 33 шәһәр һәм район вәкилләре арасында 12нче урынны алдылар. "Буыннар элемтәсе" бәйгесе ноябрь ахырында өстәл теннисы буенча үтәчәк.

Рәшит Кәримов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев