Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Дәүләт Думасы депутаты Елена Ямпольская Саба районы гражданнарын кабул итте

Бүген Саба муниципаль район Советының кече утырышлар залында Дәүләт Думасы депутаты, мәдәният буенча комиссия рәисе Елена Ямпольская районыбыз гражданнарын кабул итте.

  Кабул итүдә ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Саба җирле бүлекчәсе, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Халык депутатына 3 кеше мөрәҗәгать итте. Сораулар нигездә райондагы мәдәният объектларына кагылды. Мөрәҗәгать итүчеләр  Олы Нырты авылында яңа мәдәният йорты (күпфункциональ үзәк) төзү, Иштуган клубына капиталь ремонт үткәрү, шулай ук районда халык һөнәрчелеген үстерү мәсьәләләрен күтәрделәр. Мөрәҗәгатьләрнең барысы да теркәлеп, депутат аларны үз каравына алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев