"Әдәби марафон" нәтиҗәләре
21 февраль Халыкара туган тел көнендә Саба районы китапсөючеләре Казан шәһәрендә узган бик матур чарада катнаштылар. Унынчы дөньякүләм Әдәби марафон җиңүчеләрен котлау тантанасы бик күп язучылар, шагыйрьләр, җәмәгать эшлеклеләре катнашында узды. Саба районы бу юлы да "Иң күп китап укучы район" булып танылды. Римма Ратникова сабалыларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм кубок тапшырды. Китапханә директоры Ләйсән Билалова "Иң яхшы әйдәман" исеменә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев