Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Декларация тапшырырга онытма

2023 ел нәтиҗәләре буенча декларация кампаниясе тәмамланырга бер айдан да азрак вакыт кала.

Гражданнарга 2  майга кадәр  салым суммасын мөстәкыйль исәпләргә һәм салым органына мөрәҗәгать итәргә  кирәк. НДФЛ декларациясендә исәпләнгән акчаны 2024 елның 15 июленнән дә соңга калмыйча түләү шарт. Әгәр гражданнар декларацияне 2024 елның 2 маена кадәр тапшырмасалар, алар турында булган мәгълүматлар нигезендә «декларациясез» камераль тикшерүләр үткәреләчәк. Аның нәтиҗәләре буенча салым түләүчегә декларация бирү срокларын бозган өчен штрафлар һәм пенялар исәпләнә. Шуңа күрә конституцион бурычыңны үтәү һәм декларацияне билгеләнгән вакыт эчендә үзеңә тапшыру мөһим. Декларацияне 2023 елда милекнең минималь срогыннан кимрәк булган мөлкәтне саткан, туганы  булмаган кешеләрдән кыйммәтле бүләкләр алган һәм лотереяда откан, милекне арендага биргән гражданнар, шәхс эшмәкәрләр, адвокатлар тапшыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев