Депутатлар яңа редакциядә Саба муниципаль районы Уставын кабул иттеләр
Дүшәмбе көнне Рәис Миңнеханов рәислегендә Саба муниципаль районы Советының чираттагы утырышы булды.
Иң элек депутатлар башкарма комитетның юридик бүлек начальнигы Альберт Миникаев чыгышыннан соң яңа редакциядә Саба муниципаль районы Уставын кабул иттеләр. Аннары “Саба муниципаль районы Советы карары (12.12.2023) белән расланган 2024 елга Саба муниципаль районы һәм Саба муниципаль районы муниципаль берәмлекләре милкендә булган мөлкәтне хосусыйлаштыруның фаразлау планына (программасына) үзгәрешләр кертү турында”гы мәсьәлә каралды. Әлеге көн тәртибе буенча мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Алим Галиуллинга сүз бирелде. Фаразлау планына кертелгән Саба шәһәр, Түбән Шытсу, Сатыш авыл җирлекләрендәге объектлар беренче һәм икенче яртыеллыкта электрон формада ачык аукцион үткәрү юлы белән хосусыйлаштырылачак. Устав һәм карарлар белән Саба муниципаль районының рәсми сайтында (https://saby.tatarstan.ru) һәм Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат порталында (https://pravo.tatarstan.ru) танышырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев