Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Диктантны мәчеттә дә яздылар

«Татарча диктант» акциясенә районыбызның дин әһелләре, мәчетләрдә белем бирүче мөгаллимә – абыстайлар да бердәм кушылды. Чара үткәреләсе вакытка татар грамматикасында үзен сынап карарга Саба җәмигъ мәчетенә 50дән артык кеше килде.

Диктантны лаеклы ялдагы укытучы,  мәчет мөгаллимәсе Затия Галимҗанова укыды.  Диктант язучыларның күпчелеге өлкән яшьтәге апалар иде, шулай ук авыл имамнары да татарча хатасыз язу буенча сынау уздылар ул көнне. «Текст авыр булмады, урыс теленнән алынган алынма сүзләрнең язылышында гына бераз шик туды, ә болай җиңел язылды» диештеләр соңыннан өлкән яшьтәге диктант язучылар.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев