Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ДИЛҮСНЕ КУЛЫН КЫСЫП КОТЛАДЫЛАР

Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың, диләр. Халык моны көннәр көзгә авышканда, амбарга кырдан көтелгән ашлык кайтып тормаган елларны күздә тотып әйткән.

Ындыр табагы темасын кузгаткач, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты, гади телдә баш агрономы Ринат Нигъмәтҗанов безне “Симет” җәмгыятенә алып барды. Шунысы куанычлы, бер дә ыңгырашкан кеше күрмәдек. 

Димәк, мәкальдәгечә, симетлеләр сабанда сайрашкан һәм шуңа да ындыр табагында эш тә көйле генә бара. Беренче олау 3 августта кабул ителгән. “Ун тоннага якын борчакны “КамАЗ”да Дилүс Нуриев алып кайтты. Аягың җиңел булсын дип, кулын кысып котладык үзен”,– ди урып-җыю вакытында үлчәүче вазифасын да башкаручы бухгалтер Ришат Хәлиуллин. Чыннан да, Дилүснең кул арты җиңел булган. Алар сыйныфташы Инсаф Маһиев белән ындыр табагына 7 июльгә 4080 центнер арыш, 930 центнер борчак, 735 центнер арпа алып кайтканнар. Кырда Илнар Шәйхуллин, Илгиз Мөхәммәтгалиев, Илһам һәм Илшат Галимовлар “Дон”, “Полесье” комбайннарында әле явып киткән яңгырга кадәр урып-сугып, үзләре төяп җибәреп кенә торганнар ашлыкны. Җилгәрү-чистарту ындыр табагында бара. Ике “ОВС-25”не машинистлар Наил Миңнебаев, Раил Шәйдуллин эшләтә. Аларга мәктәп укчылары, студентлар да ярдәмгә килгән. Зөбәрҗәт Имамиева, Ләйлә Муллагалиева, Адилә Хәсәнова, Алсу Муллаянова – 9, 11нче сыйныф укучылары, Алинә Галимова – Арча педагогия көллиятенең 3нче курс студенты, быелдан югары уку йортында белем алачак Алия Шәйхелиева, Инзилә Гарифуллина – барысы да җәйге хезмәт чиреге үтәргә булганнар. “Укырга керү куанычы белән тырышып эшлибез, үз хуҗалыгыбызга булышабыз бит”,– ди Алия. Аларга бер сменага 400әр сумнан һәр 5 көн саен түләнеп барыла. Без булган көнне кызлар быел беренче хезмәт хакларын алдылар, 28 кешегә 31 мең сум түләнгән. Ындыр табагында эш 2 сменада оештырылган. “Утыздан артык кеше эшли, шуның 24е – укучылар. Ашлыкны күчерү-төяп җибәрүне техникада Мансур Галиев, Рәшит Гатиятов башкара. Дымлырак ашлык Илдус Гыйниятов, Илдар Муллаянов “КамАЗ”ларына төялеп Шәмәрдән элеваторына озатыла, 14-15 процент дымлылыктагысы симәнә өчен әзерләнә. Карусельле һәм “Петкус-547” ашлык киптергечләре эшли. Әйтик, 7 августта “Петкус”та иртәнге 6дан кичке 8.30 сәгатькә кадәр 600 центнер ашлык киптерелде”,– ди амбар мөдире Тәлгать Галимов. Симетлеләргә кайткан ашлыкны көндәлек урнаштырып бару мөһим. Ябык ындыр табак­лары юк, ә яңгыр дигәнең игенгә көшелгә өелгәч түгел, үскән вакытта гына кирәк. Амбар эшчеләре – киләсе ел уңышын да кайгыртучылар. Биредә көзге чәчү өчен 800 центнердан артык арыш тиешле кондициягә китерелгән инде.

2018 ел уңышы язмышына кил­гәндә, ындыр табагы әлегә кырдагының 30 проценты тирәсен кабул иткән. Ә халык, амбардагысы ашлык, ди. Бүгеннән аяза, димәк, ачылып киткән көннәрдән нәтиҗәле файдаланырга гына кала.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев