Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Дәүләтгәрәева Наилә Нургали кызына Владимир Путинның котлавы тапшырылды

Дәүләтгәрәева Наилә Нургали кызы 1932 нче елның 18 нче февралендә Югары Шытсу авылының Галия һәм Нургали Шәвәлиевлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә.

Мәктәптә уку аңа эләкми дә диярлек. Наилә апа мәктәптә укый башлагач, әбисе авырый башлый, бу вакытта инде бәләкәй Наиләгә әбисен карау йөкләнә, чөнки өлкәннәр эштә, эшне берничек тә калдырырга ярамый. Мәктәптә Наилә хәрефләрне өйрәнеп, аларны кушып бераз укырга өйрәнә. Шулай 3 ел дәвам итә. Әби үлгәч, өлкәннәр рәтендә эшкә йөрү башлана – сугыш вакыты, эшче көчләр җитми. Унбер яшьлек Наилә дә колхозның төрле эшләрендә катнаша башлый. “Урак ура идем , ә көлтәне күтәреп куя алмый идем әле, чөнки гәүдәгә дә бәләкәй идем, ач та идек инде ул чакта, шуңа көч тә җитмәгәндер инде”,- дип күз яшьләре белән сөйли Наилә апа. Бераз үсә төшкәч, фермада сыерлар сава, соңрак сарык караучы булып эшли. Аның хезмәтен бәялиләр, эшендәге уңышлары өчен Дәүләтгәрәева Наилә Нургали кызы 1986 нчы елда ВДНХның Алтын медале белән бүләкләнә.

1957 нче елда авылдашы Дәүләтгәрәев Фәрхетдин Дәүләтгәрәй улы белән гаилә коралар. Бер – бер артлы биш балалары туа. 1974 нче елда Наилә апа “Ана даны” медале белән бүләкләнә. Ә 1993 нче елда Бөек ватан сугышы елларындагы тырыш хезмәте өчен “Фидакәрь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнә. Күршеләр һәм авылдашлар белән яхшы мөгәлләмәдә булганга Наилә апаны авылдашлар бик хөрмәт итә.

Бүгенге көндә Наилә апа кызлары, оныклары тәрбиясендә Казан шәһәрендә гомер итә.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев