Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Дүрт балалы гаиләләргә – “Магнит” күчтәнәчләре

Катлаулы эпидемиология  вәзгыятендә халыкка  булышлык итү максатында колач  җәйгән  "Ярдәм янәшә" республика хәрәкәтенә кушылган хәйриячеләр саны  арта  бара.

Катлаулы эпидемиология  вәзгыятендә халыкка  булышлык итү максатында колач  җәйгән  "Ярдәм янәшә" республика хәрәкәтенә кушылган хәйриячеләр саны  арта  бара. Бүген, мәсәлән,  хәйрия  акциясе кысаларында  "Магнит" сәүдә челтәреннән Сабага китерелгән азык-төлек продуктлары җыелмасын районда яшәүче дүрт балалы гаиләләргә өләштеләр. “Районыбызда балигъ булмаган дүртәр бала  үстерүче  33 гаилә бар. Аларда  132 бала  тәрбияләнә. Аларга җыелмадагы төрле тәм-томнар май бәйрәмнәре күчтәнәче булып  барып ирешә. Әле кичә генә 6 категория гражданнарга “Бәхетле”  сәүдә  үзәгеннән китерелгән продуктлар тапшырылган  иде. Акция дәвам итәчәк”,– диде  социаль яклау  бүлеге  җитәкчесе  Марсель  Хуҗин.

Дүрт бала  үстерүче әниләрнең 8се Сабада  яши. Әйтик, Фәридә Шакирова V сыйныфта  укучы игезәкләр Гүзәл белән Рүзәлне, 8  яшьлек Тимурны һәм 3  яшьлек Зәлияне  ялгызы үстерә. “Бигрәк тә кечесе сөенәчәк инде бу  күчтәнәчләрне күргәч. Алар бит бит әле, әни, тәмле әйбер  алып кайттыңмы дип кенә торалар. Җитәкчеләргә  зур рәхмәт дими ни дисең”,– диде Фәридә Ринат кызы берьюлы 4 пакетны кабул итеп  алып.      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев