Дүрт көн ялда нишлибез?
Быел Россия халкы 1 май – Яз һәм хезмәт бәйрәмендә – дүрт көн ял итәчәк. Superjob порталы мәгълүматларына караганда, россиялеләр бу “каникул”ны кайда үткәрәчәген хәл иткән инде. Сораштыру барышында ил халкының 38 проценты ялларны өйдә яки туган шәһәрендә, 19 проценты – бакча яки авылда, 11 проценты – табигать кочагында, 8 проценты эш урынында уздырачак. Ә сез май бәйрәмнәрен кайда үткәрергә җыенасыз?
Резидә Габделхакова, Саба:
–Ни кызганыч, бәйрәмнәргә эш сменасы туры килә. Миңа 1 майда иртәнге 3тә торып эшкә китәсе була, 2 майда да шушы хәл кабатланачак. Аннары 3 һәм 4 майларда төнге сменага чыгасы була. Шулай итеп, май бәйрәмнәре эштә үтәчәк. 1 май – Хезмәт бәйрәме дигәннәре нәкъ миңа туры килә.
Равил Сөнгатуллин, элеккеге “1 Май” колхозы рәисе:
–Май җиткәч, бәйрәм исемен алган хуҗалыкта эшләгән вакытны да искә төшерәм. Сагындыра, 31 ел җитәкчелек иткән чор. Бәйрәм ул сүздә генә иде, колхозчы-механизаторларның май ае тоташ кырда үтте. Көн саен 50-60 техника кабызыла һәм эшкә чыга иде. Гомумән, май яллары – безнең халыкның бик күп төрле эш башкара торган вакыты. Авылда эшнең бетәсе юк, тик менә авылларда яшьләр калмагач, тормыш кына сүнеп бара. Язның соңаруы гына кәефне төшерде, шулай да җәй матур килер шикелле. Бәйрәмнәргә җылытып, игенчеләрнең сабанда сайрашуларын телим.
Энҗе Шәймурзина,
җырчы якташыбыз:
–30 апрельдә абыемның кызы кияүгә чыга, димәк, 1 май бәйрәме әле туй мәшәкатьләре белән үтәчәк. Инде 2 һәм 3 майда Татарстан буйлап гастрольләрдә булабыз. Якташларыма яз бәйрәме кәефе, күңелле яллар телим.
Җәүһәрия Шәйхелисламова, Югары Симет:
– Бәйрәмнәрне, һичшиксез, бакчада үткәрәчәкбез. Бакчасы булмаган кешене аңламыйм, кызганам. Кыш буе өзелеп көткән язым килде. Салкынрак булса да, яратам мин аны. Бакчада эшләү миңа зур бәхет булып тоела. Һава торышы гына уңай булсын иде. Иң мөһиме – көннәр җылы, кояшлы булсын да, яллар имин үтсен.
Таһир Шаһиәхмәтов, Шәмәрдән:
–Бүген генә хәрби бурычымны үтәп, әти-әнием янына кайттым. Санкт-Петербургта контрразведкада хезмәт иттем. Бездә бик куанычлы, шатлыклы көннәр әле. Димәк, май бәйрәмнәре ял итеп үтәчәк, шулай ук алга таба эшкә урнашу турында да уйлыйсы була. Язгы чакырылышта армиягә китәчәк егетләргә хәерле юллар телим. Бер ел сизелмичә үтә дә китә икән. Бер дә кайгырасы түгел.
Фото: https://pixabay.com | silviarita
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев