Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Дупль-спортинг буенча Россия  кубогының I этабы нәтиҗәләре билгеле булды

Бүген районыбызда “Сабантуй”  комплексы призына дупль-спортинг буенча Россия  кубогының I этабы турниры  төгәлләнде.

Бүген районыбызда “Сабантуй”  комплексы призына дупль-спортинг буенча Россия  кубогының I этабы турниры  төгәлләнде. Юниорлар  категориясендә  Россия кубогын I  урынны Самарадан Артем Бароновский   яулады.  Икенче-өченче  урыннарны Сабадан  Илгиз Шиһапов, Рөстәм Абсалихов  алды.  Хатын-кызлар арасында 200 мишеньның157сенә тидереп, Мәскәүдән Инна Александрова  чемпион  булды. Ул ачык турнирда “Сабантуй” призын да отты.  “Мин сезнең районда беренче тапкыр. Мондагы шартлар миңа  бик ошады. Мин әле хатын-кызлардан берүзем суперфиналга  да  уздым. Нәтиҗәләремнән  бик канәгатьмен”,– диде безгә Инна  Александрова. Сабадан Алия Гарипова “Хатын-кызлар  категориясендә 3нче  булды.  “Сеньорлар”  категориясендә Смоленскидан   килгән Александр Лубяный җиңү  яулады. “А” категориясендә спорт  мастеры Денис Горяйновка (Орск)  тиңнәр булмады. Ул 200 мөмкинлектән 168 очко  җыйды. “В” категориясендә (разрядлы  спортчылар)  Самарадан  спорт мастерлыгына  кандидат  Артем Романцев  пьедесталның 1нче баскычына    күтәрелде. “С” категориясендә кубок профессионал Антон Самохинга  бирелде.  Команда беренчелегендә Антон Самохин, Игорь Цуканов, Артем Романцев  составындагы  “Профессионаллар” командасы җиңү яулады. Призлы  урыннарда  “Сабантуй”(Александр Ревякин (Киров), Ринат Мөбарәкшин (Әгерже), Алмаз Басыйров) һәм Дмитрий Емешев, Владимир Михайлов (Казан), Виталий Решетников (Киров)  составындагы  “Сабантуй-I” командалары. Җиңүчеләргә һәм призерларга Кубок белән  сертификатларны башкарма  комитет җитәкчесе Марат Ишниязов, ярышларның  баш хөкемдары Олег Лизунов тапшырды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев