Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Эчкече аналарны дәвалыйлар

“Аеклык ноктасы” проекты дәвам итә

 Республикада, социаль ятимлекне киметү максатыннан, Татарстанда «Аеклык ноктасы» республика проекты дәвам итә. Әлеге медик-социаль программа иң беренче чиратта эчкече аналарны дәвалауга йөз тота. Аларның балалары гаиләсендә үсәргә, приютларга җибәрелмәскә тиеш. Конференциядә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина әйткәнчә, проект чаралары исерткеч эчемлекләр кулланучы ата-аналарны туры юлга бастыру һәм гаиләне саклап калу юлы белән балигъ булмаган балаларның һәм аларның ата-аналарының тормыш сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән. „Аеклык ноктасы“ башланганнан алып бер меңнән артык бала ятимлеккә дучар булмыйча, үз гаиләләрендә калган. Быел проектка алкогольгә бәйлелек проблемасы булган 185 гаилә кергән. Болар 45 яшьләре тулмаган  яшь әтиләр һәм әниләр. Алар белән шәхси психокоррекцион дәресләр, психодиагностик чара, мотивацион программа, төркем дәресләре үткәреләчәк,  стационарда дәвалану  каралган. Программада барлык районнар да катнаша. Сабадан балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясе һәм  үзәк  хастаханә наркологы белән берлектә ике гаиләдән  3 кеше сайлап  алынды. Әгәр дәвалану һәм тернәкләндерү процессы барышында алкогольгә бәйлелектән арына  алмасалар, аларны башкалар алыштырачак. Дәвалау  чараларына  безнең районнан 11 апрельдән барачаклар.

  Программа нәтиҗәләре буенча уртача 2023 елда 75 процент гаилә исерткечләр кулланудан баш тарткан һәм шул рәвешле балаларын гаиләдә калдыра алган.

Илшат Мортазин,

район үзәк хастаханәсе наркологы.

фото https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев