Егерме кеше эшле булачак
Курсабашта өстәмә хезмәт урыннары булдыруга игътибар арта
Өченчекөн Казанда «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясенең XVII съезды узды. Чарада дәүләт һәм муниципаль хакимиятнең үзара хезмәттәшлеге, федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды. Съездда Сабадан район башлыгы Рәис Миңнеханов җитәкчелегендә авыл (шәһәр) җирлекләре башлыклары составындагы делегация катнашты.
Форум муниципаль берәмлекләр җитәкчеләренең халыкның нормаль тормыш шартларын тәэмин итү буенча еллык эшчәнлегенә бәя бирү, хәл итәсе проблемаларны ассызыклау өчен җитди сөйләшүләр мәйданчыгы булып тора. Съездда күтәрелгән мәсьәләләр буенча халыкның тормыш сыйфатын һәм эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү индикаторлары рейтингында баллары югары булган Курсабаш авыл җирлеге башлыгы Айзат Гыймадиев белән әңгәмә кордык. “Иң элек Президентыбыз муниципалитетларның Татарстан үсешенә керткән өлешен уңай бәяләвен әйтәсе килә. Рөстәм Миңнеханов соңгы ике елда җирле үзидарәләрнең пандемиянең катлаулы шартларында иң кискен мәсьәләләрне хәл итеп, гражданнар белән эшләүнең алдынгы линиясендә булуын билгеләп үтте. Авыл җирлекләре хезмәткәрләренең гражданнар белән, аларның инициативасына таянып эшләүнең алгы сызыгында торуын ассызыклады. Шулай ук съездда ясалган чыгышларда җирлекләрдә 2022 елда нинди үзгәрешләр һәм хәл ителмәгән мәсьәләләр булган, җыелышларда һәм квалификацияне күтәрү өчен укуларда җирлек башлыклары нинди проблемалар белән чыккан – барысы да анализланды. Съезд өчен анкета алу йомгакларында җирлекләргә бүлеп бирелә торган акчаның нормативлары түбән булуы төп мәсьәләнең берсе буларак күрсәтелде. Муниципаль берәмлекләр Советы ассоциациясе рәисе Минсәгыйть Гобәйдуллин элек су кертелгән авылларда тузган үткәргечләрне алыштыру зарурлыгы туганлыгын, үзара салым программасын дәвам итү кирәклеген дә басым ясап күрсәтте”,–дип сөйләде җирлек башлыгы.
Муниципалитетлар халыктан җыелган акчаның 49 процентын юл эшләренә сарыф итә. Курсабаш җирлегендә дә үзара салым шушы максатка тотылган. Шулай ук җирлеккә бирелгән 1,5 миллион сум грант та Түбән Утарның Муса Җәлил урамына 481 метр озынлыкта вак таш салуга җиткән. Моннан тыш Өчиле авылында юл фонды аша бүленгән акчага зират юлы төзекләндерелгән (өстәге фото). Җирлек биләмәсендә Газпром” җәмгыяте проекты буенча подрядчылар алып барган төзелеш барышында да 1,5 километр юл салынган һәм Мөндеш ягына таба да 700 метр юл ремонтланган. Киләсе ел өчен үзара салым 500 сум итеп билгеләнеп, урам юлларын тәртипкә китерүгә тотылачак. Алга таба чишмәләр һәм зиратлар төзекләндерүне көтә.
Җирлектә кешеләрнең яшәеше, тормыш итүе өчен эш урыннарының арта баруы да куандыра. Халык нигездә Югары Утар интернатында, “Курсабаш”, “Игенче” җәмгыятьләрендә эшли. Түбән Утарда башланган сарык фермасы төзелеше дә өстәмә эш урыны булып торачак. Иң зур колачлы объект, әлбәттә, Словакиянең “Бранко Рус” компаниясе Түбән Утарда алып барган күркә йомыркалары инкубациясе репродукторы цехы төзелеше. Ул әле Россиядә дә бердәнбер шундый корылма. “Ул 2023 ел башында ук файдалануга тапшырылачак һәм 20гә якын кешене эшле итәр дип көтелә. Киләчәктә районда күркәләрне үстерү фермаларына да нигез салыныр һәм шуларның берсе Өчиле авылы ягында булыр дип көтелә. Гомумән, эш юк димәс идем. Әмма хәзерге яшьләргә күп түләнә торган хезмәт урыннары кирәк. Укырга китүчеләр дә авылга сирәк кайта”,– ди Айзат Гыймадиев. Җирлек башлыгы Курсабашта 2023 елда сафка басачак почта элемтәсе бинасы проекты белән дә таныштырды.
Съездда махсус хәрби операция белән бәйле вакыйгалар кешеләрнең тормышына, икътисади хәлгә бик нык тәэсир итүе турында сүз булды. Президент сүзләренчә, Татарстанның муниципаль берәмлекләре махсус операция максатларына ирешүгә лаеклы өлеш кертә. Хәзерге вакытта Курсабаш җирлегеннән 7 ир-егет мобилизацияләнгән. Шуның бишесе – Түбән Утар авылыннан. “Бурычларын үтәп, гаиләләре, әи-әниләре янына исән-сау гына кайтсыннар. Барыбызның да теләк шул”, – ди җирлек башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев