Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Экскурсия "Күз" чишмәсе

25 август көнне Ике басу Арташ мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән Туган як буйлап экскурсия оештырдык.

Бу юлы без күрше Кукмара җирендә булдык. Ятмас Дусай җирендәге Изге чишмә –"Күз” чишмәсенә тукталдык. Халык телендә изге дип саналган, шифалы булуы белән тирә-якка даны таралган әлеге чишмәгә республиканың күп кенә почмакларыннан, шулай ук Киров өлкәсеннән, шифалы су алырга килүчеләр өзелми. Балаларга Чишмә, Кукмара районы, янәшәдәге авыллар – Ямбулат-Пустыш – халык телендә Күкчә авылы, Шепшеңәр, Ятмас Дусай авыллары турында мәгълумат бирдек, чишмәнең барлыкка килүе турында сөйләдек. Кайтыр юлда балалар белән (ул бүгенге көнгә кадәр бик яхшы хәлдә сакланган) Екатерина II узган юлда тукталдык. Екатерина II Себер тракты буенча салынган юлы Ямбулат-Пустыш авылы буйлап уза. Балаларга әлеге юлның тарихы турында сөйләдек. XVII гасыр ахырына кадәр Россиянең Себер белән Европа өлешенә хәбәр итү, нигездә, елгалар буенча башкарыла. 1725 елда Россия белән Кытай арасында Кяхтин килешүенә кул куела, ул илләр арасында сәяси һәм сәүдә мөнәсәбәтләрен билгели. Мәскәү белән Себерне тоташтыручы транспорт коридоры булдыру зарурлыгы туа, хөкүмәт төзелеш эшләрен башларга керешә. Күп тырышлык салынган юл Себер тракты дигән исем ала. Башкарма юлның гомуми озынлыгы, кайбер исәпләүләр буенча, 11 мең километрга якын тәшкил иткән. Бу көнчыгышка хезмәт иткән кешеләр, сәүдәгәрләр, күченеп килүчеләр, галимнәр, сәяхәтчеләр хәрәкәт иткән бердәнбер юл була. Истәлеккә фотога төштек, Екатерина эзләреннән җәяү үттек. Тирән тәэсирләр белән, канәгать булып, барыбыз да кайтыр юлга кузгалдык.

Фото: rdk-saby.do.am

rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев