Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ЭПИЗООТИК ХӘЛ - КОНТРОЛЬДӘ

Саба районында эпизоотик һәм эпидемик вәзгыять 2015 елдагы белән чагыштырганда сизелерлек яхшырган. Ул вакытта хайваннар арасында 69 котыру (шуларның 37се төлке) очрагы теркәлеп, аларның тешләвеннән, тырнавыннан зыян күргән 227 кеше дәвалау-профилактика учреждениеләренә мөрәҗәгать иткән булган.

Былтыр 2 төлкедә котыру чире табылган һәм 77 кешегә  әлеге  авыруга  каршы  вакцина   ясалган. Бу хакта Саба муниципаль районының санитария-эпидемиягә каршы комиссиядә кабул ителгән карарда (30.03.2018, №45) әйтелә. Вәзгыятьнең эпидемик характерда булмавы иясез хайваннарны  аулау, стерилизацияләү яки печү чаралары белән  аңлатыла. Хайваннар һөҗүменә дучар ителгән кешеләргә   вакытында прививка  ясалуы авыруларны булдырмый  калуда  мөһим  чара. Профилактик иммунлаштыру тәртибендә 2015 елда районда – 89, 2016 елда– 44, былтыр 135 кеше вакцина  алган. Болар нигездә һөнәрләре буенча  үзләрен ешрак куркыныч  астына  кую белән бәйле эш башкаручылар.

  Карарда финанс-бюджет палатасына  сукбайхайваннарны  аулау, санын  көйләү чаралары  үткәрүгә акча бүлеп бирергә,  ветеринария берләшмәсенә барлык терлекләргә профилактик вакцина ясарга, кешеләргә җәрәхәт ясаган хайваннарны карантинда тотарга һәм ветеринария күзәтүенә алырга, зарарланучыларга котыру чиренә каршы прививка ясату дәвалау учреждениесенә барырга белешмә бирергә,  авыл җирлекләре башлыкларына  торак пунктларны төзекләндерү, контейнер мәйданчыкларын  тәртиптә тоту, иясез хайваннарның санын чикләү чаралары күрергә, халыкка йорт хайваннарын тоту кагыйдәләрен төгәл үтәргә тәкъдим ителә.

Фото: https://pixabay.com | miguelrd68

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев