Эш рәтен белеп үсәләр
Яшүсмерләр җәйге чорны файдалы үткәрә
Ел дәвамында мәктәп партасы артында утырган балалар өчен каникуллар көтелгән ял булса, 14 яшьтән югарылар өчен җәй – акча эшләп алу вакыты да. Җәйге чорны файдалы үткәрү максатыннан, районыбызда урнашкан оешмалар 14 яше тулган балаларга эш тәкъдим итә. Бу үз чиратында акча эшләргә, матди хәлне яхшыртырга, яшүсмерләрнең буш вакытын файдалы уздыруга ярдәм булып тора. Әлбәттә, хезмәт килешүе 14 яшькә җиткән яшүсмер белән бары тик ата-ана яки аны алмаштыручы зат ризалыгы белән генә төзелергә мөмкин.
Укучыларның эш урыннары белән танышу, аралашу максатыннан Түбән Шытсу авыл җирлегенә юл тоттык. “Укудан кала өстәмә эш белән шөгыльләнү – балага тәрбия чарасы булып тора. Моннан тыш укучы финанс хәлен яхшырта. Эшләп үскән бала уңышка ирешә, югалып калмый”, – ди Түбән Шытсу авыл җирлеге башлыгы Булат Мәүлетов.
Балалар җәйге чорда “Шытсу” авыл хуҗалыгы җәмгыятендә эшли. Июнь-июль айларында узган ел да, быел да Югары һәм Түбән Шытсу авылларыннан 12 бала хезмәттә. “Быел июнь аенда 4 бала эшләсә, июль аенда аларның саны – 8 булды. Тырышып эшләгән укучыларга Белем бәйрәмендә, рәхмәт йөзеннән, “Шытсу” авыл хуҗалыгы җәмгыяте директоры тарафыннан өстәмә премияләр бирелә”, – ди Түбән Шытсу төп мәктәбе директоры Илнур Әхмәтшин.
Балалар көненә 4 сәгать эшли. Койма-рәшәткәләрне буяу, мал торакларының стеналарын агарту, хуҗалык биләмәсендә печән, чүп үләннәрен чабу, тәртипкә китерү, терлекчелек торакларында чистарту, юу белән шөгыльләнәләр. “Алдагы айда түбәнрәк сыйныфлар булса, июльдә 9нчы һәм 10нчы сыйныфларны тәмамлаучылар эшли. Балалар җәйге чорда авыл хуҗалыгы эшчәнлегенә бик зур өлешләрен кертә. Куллары эшкә өйрәнеп, әти-әниләренә зур булышчылар үсә”, – ди “Шытсу” авыл хуҗалыгы җәмгыяте зоотехнигы Гүзәл Сафиуллина.
“Эшләгәнең кеше өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен”, дип, белми әйтми халык. Алдагы тормышларында да әлеге яшүсмерләргә югалып калмыйча, үз юлларын һәм яратып эшли ала торган хезмәт урыннарын табарга зур ярдәм булачак.
Рашат Хәбибрахманов 9нчы сыйныфны тәмамлаган. “Гел әти-әнидән дә акча сорап торасы килми бит. Ә болай җәй ае файдалы үтә. Акча тотарга да, эшләргә дә өйрәнәсең”, – ди ул.
Рашатның сыйныфташы Динә Шакирова да биредә эшли. Без килгәндә алар кызлар белән җәйге утардагы тимер торбаларны буйый иделәр. “Үз теләгем белән эшкә кердем. Каникуллар тәмамланып, мәктәпкә кирәк-яраклар алу өчен дип, үземә акча эшләү максаты куйдым. Син эштән түгел, ә эш синнән куркырга тиеш дип саныйм”, – дип үз фикерләре белән уртаклашты Динә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев