Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Эш сөйгәнгә эш табыла

Илдәге вәзгыять яшәешебезгә бераз үзгәрешләр кертсә дә, тормышыбыз әкренләп үз җаена кайтып бара. Мәктәпләрдә укулар төгәлләнде, балалар озын җәйге ялга туктады. Каникуллар башлангач, югары сыйныф укучыларының күпчелеге, гадәттәгечә, эшкә урнашу хәстәрен күрде.

undefinedРайон мәгариф идарәсе мәгъ­лүматларына караганда, быел эшләүче укучылар саны буенча кабат гимназия лидерлык итә. Биредә 137 бала җәйге каникулларда төрле оешма-предприятиеләрдә хезмәт чыныгуы алачак. Гимназиянең социаль педагогы Гөлнара Шиһабиева да балаларның буш вакытларын нәтиҗәле үткәрүләреннән канәгатьлелеген яшерми: “Бу, беренчедән, гаилә бюджетына зур файда булса, икенчедән, балаларга хезмәт тәмен татырга өйрәтә. Балаларга эш төрләре аларның яшьләренә, психологик үзенчәлекләренә карап билгеләнә. Мәсәлән, кечерәк яшьтәге балага печән чапкыч тоттырып булмый. Балалар бакчасында да нәниләр янына олырак, тәҗрибәлерәк кызлар сорала. Эшкә алганда оешма җитәкчесенең боерыгы нигезендә ике яклы килешү төзелә, техника куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелә. Көн саен эшкә килгәч тә балаларның тән температуралары үл­чәнә, маска, перчаткалар белән тәэмин ителәләр. Хезмәт Кодексы буенча 14-15 яшьлекләрне көнгә - 4 (шимбәне дә кертеп), 16-17 яшьлекләрне 6 сәгатьтән дә артык эшләтергә ярамый. Һәр оешмада балаларга аерым остазлар билгеләнгән. Алар эшкә генә өйрәтми, ту­лы булмаган гаиләләрдә тәр­бияләнүчеләр булса, аларга әти-әни тәрбиясе дә бирә. Башка еллардан аермалы быел эшкә аерым дәрт белән килделәр укучылар, элегрәк хезмәт хакларын үз кирәк- яракларыма тотам диючеләр күп булса, быел әти-әнигә ярдәм итәчәкмен дип сөендерделәр әле, - ди ул.

undefinedГимназия укучылары быел “ПМК-159” җәмгыяте, Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе, гимназия, район үзәк хастаханәсе, “Сабантуй” спорт мәктәбе, “Каймак” предприятиесе, “Саба” индустриаль паркы, “Гафэль” гаилә компаниясендә эшли. Егетләр чүп үләннәрен чабалар, буяу эше белән шөгыльләнәләр, кызлар чәчәк түтәлләрен матурлыйлар, чүп утыйлар. Югары сыйныф кызлары арасында быел да балалар бакчасында кече тәрбияче булып урнашучылары шактый. “Шатлык” балалар бакчасында эшләүче Лилия Кәбированы да нәниләр янында кайнашкан вакытында туры китердек. “Киләчәк һөнәремне балалар белән бәйләргә уйлыйм. Шуңа да ике дә уйламыйча, бирегә урнаштым. Гаиләдә өч бала без. Бераз гына акча эшләп, әти-әниемә дә ярдәм итәсе килде”,- ди ул. “Икмәк” җәм­гыятенең печеньелар, кекслар пешерү цехында инде “үз кешегә” әйләнеп баручы Нәргизә Гатина да камыр эшенә тиз ияләшкән. Булачак хуҗабикәләр өчен кирәкле күнекмәләрне алуына, биредә эшләүче остазлардан татлы камыр пешерү серләренә өйрәнүенә бик канәгать ул. Хезмәт чиреген гимназиядә үтүчеләр арасында кәгазь, канцелярия эшенә җәлеп ителүчеләре дә бар. Анысына да аерым осталык, сәләт, кирәк, әлбәттә. Кыскасы, эш сөйгәнгә - эш табыла. Балаларын хезмәт белән чыныктырган әти-әниләргә, эш белән тәэмин иткән оешма җитәкчеләренә, остазларга рәхмәттән башка сүз юк. Инде хәләл хезмәт белән тапкан акчаларының кадерен белсеннәр иде дип телисе кала.

undefinedАвтор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев