Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Эшмәкәрләр хокукы яклансынга

Саба районы прокуратурасы Шә­мәрдән авыл җирлегендә “Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында”гы Фе­дераль законның (24.07.2007, №209-ФЗ) үтәлешен тикшерде.

Әлеге Законның 6нчы, 14нче статья­лары нигезендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү, булышлык итү өлкәсендә дәүләт сәясәтенең төп принциплары итеп кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына федераль, төбәк һәм муниципаль программаларда билгеләнгән шартларына туры китереп тиешле ярдәм алуга бертигез шартлар тудыру күр­сәтелгән.

Законның 16нчы статьясында ке­че һәм урта эшкуарлык субъект­ларына һәм кече һәм урта эшкуарлыкка булышлык итү инфраструктурасын барлыкка китерүче оеш­маларга булышлык итү үз эченә  финанс, мөлкәт, мәгълүмати кон­сультация бирү ярдәме күр­сә­түләрне, инновацияләр һәм сә­нә­гать җитештерүе, һөнәрчелек өл­кә­сендә булышлык итүләрне, тышкы икъ­тисадый һәм авыл хуҗалыгы эшчәнлеге алып баручы субъектларга булышлык итүләрне ала.

Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына булышлык итү шартлары һәм тәртибе шулай ук муниципаль программалар нигезендә дә билгеләнә.

Законның 19нчы статьясы ни­ге­зендә кече һәм урта эшкуарлык субъ­ектларына һәм кече һәм урта эшкуарлыкка булышлык итү инфраструктурасын барлыкка китерүче оешмаларга мәгълүмати ярдәм  күр­сәтү дәүләт хакимияте һәм  җирле үзидарә органнары тарафыннан гамәлгә ашырыла. Интернет һәм информация-телекоммуникация чел­тәрләрендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына  мәгълүмати булышлык итү рәсми сайтлары, информация системалары кече һәм урта эшкуарлык субъектларын, кече һәм урта эшкуарлыкка булышлык итү инфраструктурасын барлыкка китерүче оешмаларны дәүләт, муниципаль программаларны (ярдәмче программалар) тормышка ашыру һәм башка төрле мәгълүмат белән тәэмин итү максатында булдырыла. 

“Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында“гы һәм “Россия Федерациясендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында”гы Федераль законнар нигезендә кече һәм урта эшкуарлык үсеше өчен шартлар тудыру җирле әһәмияттәге мәсьәләгә карый. Шуңа да карамастан, муниципаль берәмлек сайтында җирлек биләмәсендә 2021-2025 елларда кече һәм урта эшкуарлыкка булышлык итү программасы турында мәгълүмат кертелмәгән.

Эшмәкәрләрнең хокукларын як­лауга кагылышлы Закон таләп­лә­ренең үтәлмәве райондагы барлык авыл җирлекләрендә дә ачыкланды һәм кимчелекләрне бетерү, моңа юл куйган вазифаи затларны дицсиплинар җаваплылыкка тарту таләбе белән башкарма комитет җитәкчеләренә прокурор тәкъ­дим­нәре кертелде.

Ләйсән Гаффарова,

район прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев