Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ЭЗМӘНЕҢ МЕБЕЛЬ БРЕНДЫ

Заманалар үзгәреп, күп авылларда автосервислар, шәхси предприятиеләр, гаилә фермалары барлыкка килгәндә, Эзмәдә шәхси бизнеска кереп китүчеләр булмавына күңел әрни иде. Ни әйтсәң дә, туган авылым. Үзенә нык ышанган тәвәккәлләр бер дә юкмыни соң Эзмәдә! Ниһаять, күңелдә әлеге сорауга җавап булып бер ышаныч бөреләнде: Айдар Мәүлетов әтисенең туган авылында цех төзеп, анда корпуслы мебель һәм бизәкләп ясалган капка-коймалар эшли башлады. Нәтиҗәдә тын калган урамга җан керде, 7 кешегә яңа эш урыны барлыкка килде.

Эшмәкәрлеккә юл  һәрчак  иң элек үзеңне җиңүдән, уңышка ирешүгә ихтыяҗ булудан  башлана. Монысы –    иң авыры. “Мең дошманын  җиңгән батыр түгел, үзен  җиңгән  кеше  герой”,– диләр бит. Үзеңне  җиңүдә үзеңнән башка сиңа беркем дә  ярдәм итә  алмый. Айдар  үзен җиңә һәм   эшмәкәрлек эшчәнлеге рәвешендә мөстәкыйль эш оештыру өчен  дәүләт тәкъдим иткән 58800 сум  субсидияне файдаланырга тәвәккәлли. Шул акчага кирәкле эш  кораллары алып,   җылыту системалары монтажлауга, сантехника белән шөгыльләнүгә керешә. Әгәр гади кеше йорт төзеп бетерүгә, анда кереп яши башласа, эшкуар берсе җитешмәс борын икенчесенә тотына, диләр. Айдар да   2012 елда эшчәнлеген  киңәйтә:  Шәмәрдәндә көнкүреш-кирәк яраклары сата башлый. Андый нокталар бинада берничә була. Башкаларның эше  алга китмәгәч, алар ябыла, тора-бара бөтен бина Айдарның үзенә генә кала.  Ә мебель ясау аның бизнесында  яңа –  һәркемнең дә кулыннан  килмәгән җитештерү юнәлеше булды. Чөнки бу алыпсатарлык  кына түгел,  моның өчен миллион  сумлык  станоклар  һәм оста куллар кирәк. Айдар җиһазларны бернинди программага  кермичә, лизингка сатып ала. Шулай итеп, 2018 елның 1 июнендә Эзмәдә стандарт булмаган мебель җитештерелә башлады. Хәзер яңа йортлар күп  төзелә, кеше өендә интерьерны да үзгәртми тормый.  Шуңа   күрә заказчы  үлчәме белән  ясалган мебельгә   сорау  арта. Кеше яхшысын эзли,  сыйфатлысын  алырга тырыша. Айдар быел район Сабантуена товар җитештерүче оешмалар  күргәзмәсендә дә катнашты. Мәшәкате булса да, күргәзмә үзен  аклый. Хәзер дә ай  ярым эшләрлек заказлары бар. Ягъни сыйфатлы мебель өлкәсендә Эзмә бренды барлыкка  килгән дигән сүз. Яхшырагын эзләүчеләр аны телефон белешмәлегендә Эзмә абонентлары буенча, теләсә кайсы  номерга шалтыратып та табалар икән.  “Авылдашларым мебель ясаучы Айдарны сораучыларга минем номерны  бирәләр. Йөз километрлы радиуста эшлибез. Марканы төшерергә, брендны югалтырга ярамый. Станокларыбыз  яңа һәм заманча технологияләргә нигезләнгән, тузан очырмый. Оста  факторы да аеруча зур  роль уйный”,– ди эшмәкәр. Цехта санлы прогрраммада идарә ителешле (ЧПУ) станок та бар.  Аның белән МДФка   теләсә нинди катлаулылыктагы сурәт-бизәкләрне  уеп төшерергә була.  Әмма станок белән  бары тик программист кына эшли ала. Айдарның әлегә  андый белгеч таба  алганы юк. Шуңа да ничә  йөз меңлек станок тик тора. Шуңа да сөйләшүебез яхшы белгечләр табу мәсьәләсенә бәйле рәвештә дәвам итте. “Хәзер эретеп  ябыштыру аппараты булган һәркем  тимерне тимергә ялгап куя ала. Ә менә металлны кайнар чүкү ысулы белән капка ясау өчен бик  яхшы оста булырга кирәк. Мебель җитештерү өлкәсендә дә шулай. Эшен белгән кешегә хезмәт хакын зур суммада да түләргә  мөмкин. Әмма чын осталар һөнәрен  сатуга караганда, үз гаражында шөгыльләнүне өстен кү­рә. Шуңа күрә җитештерү өл­кәсендә эшмәкәрлек итүнең кадр­ларга бәйле  кыенлыклары күп. Шулай да тукталмас­ка”,– дип киләчәк планнары белән  уртаклашты авылдашым.  

Айдар Россия эшмәкәре көнендә иң максатчан бизнес вәкиле буларак бүләкләнде

Инде  килеп, авылда эшмәкәр исеме алучыны хәзер төрле хәйрия чараларына тарту, өс­тәмә эшләр кушу – гадәти  хәл.  Әле Эзмә урта мәктәбе Белем бәйрәменнән дә Рәх­мәт хаты белән кайтты Айдар. “Мәктәбебезгә күр­сәт­­кән ярдәмегез өчен олы их­ти­рамыбызны җиткерәбез. Иганәчелекне үстерүдә  сез алып барган  эшчәнлек югары дәрәҗәдә”,– дигән юллар бар мәктәп директоры имзалаган хатта. Эшмәкәр үзе бу хакта тыйнак әйтә: “Анысы мөмкинлеккә карап, Фәнил абый”,– ди. Чөнки түлисе кредит  җилкәдән баса. Шулай да икебез арасында гына  калган планнары зурдан аның. Хәзер артка чигенү юлы юк. Менә шундый киртәләргә дә карамыйча, тәвәккәлләп, эшкә тотынган һәр кешене Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев