Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Фәридә Вәлимөхәммәтова: “Коллективым белән горурланам”

Иртәгә, ягъни 8 сентябрьдә финанс өлкәсе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Районыбызда сыйфатлы финанс сәясәтен алып бару бурычы  финанс-бюджет палатасы һәм Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы Казначылык департаментының Саба районы территориаль бүлегенә йөкләнгән. Һәр ике оешма хезмәткәрләренең югары профессиональлеге белән районыбызда  финанс тотрыклылыгы  тәэмин ителә. Казначылык бүлеген  10 елга якын  Фәридә Вәлимөхәммәтова җитәкли.

Теләсә кайсы оешманың уңыш­лары, беренче чиратта, кол­­лективның көйле эшенә һәм аның җитәкчелегенең дөрес ида­рә итү карарларына  бәйле.  Язмам герое Фәридә Ринат кы­зы  белән аралаша башлауга  әлеге хакыйкатьнең раслыгына инанасың.  Ул җитәкчелек вази­фасына  барлык хезмәт баскычларын үтеп,  әлеге җаваплы да, катлаулы да өлкәнең бөтен  нечкәлекләрен аңлап, бай тәҗ­рибә белән  килә.  Саба урта мәк­­­тәбен тәмамлаганнан соң,  Казан индустриаль педагогия  техникумында  производствода укыту мастер-технологы­ бел­­гечлеге ала. Балаларга хез­мәт дәресләре бирергә дип әзерләнеп  кайткан кызның, мәктәптә урын бул­мау сәбәпле, хыяллары тор­мыш­ка ашмый.

  "Ул вакытта аңламаганмын, мәк­тәптә хезмәт дәресләре укытырга буш урын калмау минем  бәхетемә булган­дыр.  Мин  1995 елда бер ел кибеттә техникага запас частьлар саттым. 1996  елда хезмәт  һәм мәшгульлек бюросына  эшкә кердем. Өч ел эшләгәч, андагы штат Казначылык  де­партаментының территориаль бүлегенә  күчерелеп, бирегә эш­кә килдем", – дип сөйли ул.

Казначылык системасы –­  чагыштырмача яшь финанс ор­ганының   берсе. Ул районыбыз­да да республика белән бер үк вакытта   – 1999 елда оеша. Фәридә Вәлимөхәммәтова  би­регә эшкә килгәндә нибары өч  хезмәткәр булса, бүген инде оста белгечләрдән торган нык команда тупланган. 

«Мин эшкә килгәндә яңа оештырыл­ган каз­начылык департаменты җи­тәк­чесе Гомәр Әхәт улы   Сабиров, аның ярдәмчесе Алсу Гыймадиева, Дилбәр Корбанова  исемле хезмәткәр  бар  иде.  Дүрт кеше бер коллектив булып тупланып,  җиң сызганып эшкә керештем. Башта 1 категорияле белгеч, аннан 10 ел җитәкче урынбасары вазифасын алып бардым.   Һәр баскычны узып, җитәкче дә­рәҗәсенә күтәрелдем”, – дип сөйли Фәридә Ринат кызы.

Эшләү дәверендә Татарстан Пре­зиденты каршындагы   дәү­ләт хезмәтләре институтын тә­мамлап, югары белем ала. Бүген Фәридә Вәлимөхәммәтова җи­тәкчелегендәге Казначылык де­партаментының Саба районы  территориаль бүлеге районның  123 бюджет учреждениесенә, республика бюджетына караган 16 , бер унитар район оешмасына хезмәт күрсәтә. Барлыгы  427 исәп-хисап счеты ачылган.

«Республика органы була­рак, казначылык департамен­ты район һәм республика арасында финанслар ягын­нан үзара мөнәсәбәтләрне көйли.  Хезмәтебездәге төп вазифа –  республика һәм җир­ле оешмаларның бюджет ак­ча­ларының максатчан тотылышын контрольдә тоту,  ягъни  чыгымнар сметаларына экспертиза ясау.  Бюджет оешмаларыннан килгән барлык заявкалар –  хезмәт хаклары, салымнар,  коммуналь хезмәт, төзелеш, мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәсенә тотыла торган финанс чыганаклары   анализлана.  Шулай ук әлеге оешмаларга исәп-хисап  счетлары ачы­ла, әлеге счет аша банкка финанс операциясе башкарыла.  Мәсәлән,  җирле  бюджет хисабына  районыбызда бик күп төзелеш  һәм юлларда ремонт эшләре алып барыла. Башкарылган эшләр өчен  подрядчикларга түләүгә кергән заявкаларны, эш күләмнәре, төзелешкә киткән финанс чыгымнары,  эш сәгатьләренең  дөреслеге – һәммәсе тикшерелә. Кыскасы, төп хезмәтебез  җирле  бюджет акчаларының тотылышын анализлаудан гыйбарәт. Безнең оешмага  кергән һәр  документның регламент буенча каралган төгәл вакыты бар.  Эшем бик  ошый, яратып, бар күңелемне салып  башкарам. Бик кызыклы, шул ук вакытта ижади да хезмәт ул”, – ди Фәридә Ринат кызы.

Нибары 11 кешене берләштергән коллектив  алдына куелган бурычларны саный китсәң, әлеге хезмәтнең никадәр киңкырлы булуына һәм игътибар, тө­гәллек соралуына  инанасың. Илнең үсешен төгәл оештырылган финанс системасыннан башка күз алдына да китереп булмый. Исәп-хисап системасында һәм дәүләт финансларын дөрес бүлү-урнаштыруны контрольдә тотуда казначылыкның төп урын алып торуы аңлашыла. Биредә эшләүчеләр үзләренең намуслы,  югары профессиональлеккә ия хезмәтләре белән республика финансын тотрыклыландыруда әйтеп бетергесез зур өлеш кертәләр.  Әлбәттә, коллектив беренче чиратта үз эшенең осталары булган, тәҗрибәле белгечләргә таяна. Фәридә Вәлимөхәммәтова да үзе җитәкләгән коллектив белән горурлануын яшерми.  Хезмәткәрләренең һәрберсе ту­рында зур хөрмәт белән, яратып сөйли.  Мәсәлән,   исәп һәм   хисап бүлеге начальнигы  Диләрә Сибгатуллина биредә 2001 ел­дан бирле хезмәт куя.  Шулай ук  белгеч-эксперт Сирена Шакирҗанова, бюджет үтәлеше бүлеге эксперты Резеда Моталлапова, директор урынбасары – прог­раммист Ли­лия Халикова да озак еллар эшләп зур тәҗрибә туплаган хезмәткәрләр. Өлкәннәр үрнәгендә яшь хезмәткәрләр дә үз вазифаларын таләпчәнлек, төгәллек,  игътибарлылык   белән башкаралар. Шулай ук бюджет оешмаларының  җитәкчеләре, бухгалтерлары белән тыгыз хезмәттәшлек алып  барыла.  Казначылык департаментының Саба районы территориаль бүлегенең республика ида­рә­се алдында да абруе зур: җитәкчегә,  коллективка тапшырылган  Министрлыкның Рәхмәт хатлары шуны раслый.

Әлеге бердәм коллектив   нәтиҗәле эшчәнлекләре белән беррәттән,   район күләмендә үткәрелә торган барлык чараларда актив катнашалар. Монда, әлбәттә, мәдәният-сәнгатькә гашыйк җитәкченең роле зур.

“Бердәм,  дус, хатын-кызлардан торган   коллективым бе­лән чын мәгънәсендә горурланам. Аңлашып, бер-беребезгә ярдәмләшеп эшлибез.  Әй­тер­сең лә, бүлеккә  бөтенесе дә бер төрле холыклы кешеләр җый­налган.  Хезмәткәрләрем –үрнәк гаилә хуҗабикәләре, күбесе  күпбалалы  әниләр”, – ди Фәридә Вәлимөхәммәтова.

Әлбәттә, кол­­лективны бербөтен итеп сак­лау­да җитәкчедән зирәклек, таләпчәнлек, оста дипломат булу осталыгы сорала.  Мәктәп ел­ларыннан ук оста оештыру сәләтенә ия булган, тынгысыз, максатчан Фәридә Ринат кызына болар барысы да бик җиңелләрдән бирелә.

“Мин  – табигать кызы. Аның һәр гүзәл  мизгелен күзәтергә яра­там.  Шуннан күңелемә көч-рух, рәхәтлек  алам. Кечкенәдән  актив, аралашучан, шат күңелле, үҗәт, пөхтәлекне яратучы, үз фикеремдә нык торучы булып үстем. Бу сыйфатлар миңа мәрхүм  әтиемнән күчкәндер. Бүгенге көндә Олимпия резервы училищесының  4 курсында укучы улым Гадел, әниемнең терәк-таянычын то­­еп, хезмәтемнән тәм-ямь та­бып яшим», – ди Фәридә Вәлимөхәммәтова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев