Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Фәрхәт Сәүбәнов: «Тиешенчә ремонтлаган техника язгы кыр эшләрендә ватылмас»

Авыл хуҗалыгында кышкы чорда техника ремонты – төп мәсьәләләрнең берсе. Юкка гына арбаны – кыштан, чананы җәйдән, димиләр.

  Остаханәләрдә ремонт гадәттә тырмаларны төзекләндерүдән башлана һәм зур осталык  сорый. Ул авыл хуҗалыгында күп  кулланыла:  дым  саклый, кәсне  вата, җирне  тигезли,  чүп үләнен бетерә. Шуңа да тиз туза.  Аны ремонтлауга, тырма гына, дип  карарга  ярамый. Тешләрен элекке  хәленә кайтаруның  үз инструкциясе бар. Аның төгәл  сызымын “Туган як” җәмгыяте остаханәсе диварында да  күрдек.

“Бер тырмада 20 теш бар. Алар йә сына, йә тупаслана. Барысын да сүтеп  алырга,  яраклыларын утта  кыздырып  очларга, ярамастайларын  алыштырырга  кирәк. Тырма тешләре бертигез яссылыкта булырга ти­­еш. Күп вакыт ала. Кайвакыт рамадагы эләктергеч ыргагы да  өзелгән була. Анысын эретеп  ябыштырасы.  Монда  кем нәрсә эшли дип тору юк. Барысын да үзебез башкарабыз. Данил Шәкүров белән Олы Шыңар бригадасындагы 90 данә тырманы ремонтлап, кышкы саклауга куйдык. Хәзер Оет  ягыннан китерелгәннәрен кыр эшләренә  әзерлибез”, – диде тимерче Айтуган Гарипов. 

  Ул 20 елдан бирле шушы хезмәтен һәрвакыт зур төгәллек белән сыйфатлы итеп башкарырга гадәтләнгән. Аңарчы шофер,  ферма  мөдире, бригадир булып  эшләгән.

Остаханәдә токарь  Хәниф  Сафинның үзенә аерым бер цех.  Авыл хуҗалыгында аннан башка  эш бармый. Һөнәренең асылына “Сельхозтехника”ның район берләшмәсендә төшенгән. Инде кыру  станогын 37  ел әйләндерә.

“Тракторларга,  фермаларга  ки­рәкле детальләр кырам, те­ге­сенә-монысына  реставрациялибез. Ремонтчылар соравы буенча  болтлар, гайкалар һәм башка кирәкле запас частьлар ясыйбыз. Булдыра  алганны үзебез эшләп  бирәбез. Сыйфатлы плашкалар табуы гына  кыен”, – ди  ул.

Ул эшләгән зур габаритлы  токарь станогы  башка хуҗалыкларда  калмаган  да инде. Озын  материаллар  эшкәртәсе булса, “Саба” җәмгыятеннән  бирегә  киләләр.

Тагылма агрегатлар ремонты цехы аерым бинада урнашкан. Биредә слесарьлар Мәкъсут  Фәйзуллин белән Дамир Мөхәммәтов хуҗа. Эшне “СЗ-3,6” чәчкечләрен төзекләндерүдән  башлаганнар. Инде бишесен  төзәтеп тә куйганнар. Тагын берсе генә калып бара. “Күпме кулланылуына карап, төрлечә  тузган чәчкечләр керә. Кайберсен атнадан артык ремонтлыйсы. Барыбер  һәр  детален  сүтәсе.  Шунда гына нинди запчасть  кирәклеге күренә. Дамир  абый, пенсия  яшендә булса да, тәҗрибәсе белән  алдыра. Бер-береңне аңлап эшләгәндә тиешле срокларга сыешып  була”, – ди Мәкъсут  Фәйзуллин. Илле  елга якын “МТЗ” тракторы   иярләгән Дамир Мөхәммәтов та сүзгә кушылып, Сабага йөреп  укыган  чакларын  искә  алды, район газетасын даими  укып баруын да  әйтте. Чәчкечләрдән  соң цехка  культиватор, “КПИ”, “БДТ” агрегатлары кертеләчәк.

Парк  мөдире Илнур Нигъ­мәт­җанов  иң элек комбайнчылар ярдәме белән барлык “кыр кораб”ларының чистартылып, тә­гәрмәчләрен агартып саклауга урнаштырылуын әйтте. Комбайннар быел бер дә ватылмыйча эшләгән.

 

Фәрхәт Сәүбәнов,  хуҗалык  җитәкчесе  :

"Авыл  хуҗалыгы техникасы ремонты  оешкан төстә бара. Иң мөһиме, эшче көчләр бар. Олы  яшьтәге механизаторлар нык булыша. Аларга рәхмәттән башка   сүз юк. Сыйфат өчен белгечләр җаваплы. Алар ремонттан чыккан һәр техникага бәя биргәннән  соң  гына  слесарьларга  тиешле хезмәт  хакы   языла.  Запчастьларның бәясе  артып тора.  Барысы да  акчага бәйле. Шуңа   күрә терлекчелектә  җитештерүне  арттырырга  кирәк. Комплекс  ачылганнан  соң,  Аллаһка шөкер, сөтне узган  елга  караганда З тоннага артыграк  савабыз. Икенче төрле әйткәндә, бу  көн саен 150-160  мең   сум, айга 5 миллионга якын өстәмә акча  керә дигән   сүз. Биш миллион  – ул хуҗалыктагы бер  айлык  хезмәт хакы.  Барысы да  үзебездән тора. Басуда техника тоткарсыз эшләргә тиеш.  Шундый  вакытлар  да булды: кырга  чыккан агрегатны яртышар  көн  көйләргә туры  килде. Тиешенчә  ремонтлаган  техника язгы  кыр  эшләрендә  ватылмас дигән өметтә калабыз".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев