Финансистлар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте
8 сентябрь көнне Россияда финансистлар көне билгеләп үтелә. Әлеге профессиональ бәйрәмнәрен Финанс-бюджет палатасы коллективы табигать кочагында ял итеп билгеләп үтте.
Бәйрәм башында алдынгы хезмәткәрләрне бүләкләделәр. Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов Зөлфия Кәримовага ТР Финанс министрлыгының Рәхмәт хатын, Лилия Якуповага Саба муниципаль районы Башлыгының Мактау грамотасын, Гөлия Саматовага Саба муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
Коллективны һөнәри бәйрәмнәре белән җитәкчеләре Шәмсун Сөнгатов тәбрикләде, барчасына сәламәтлек, иминлек, яңа уңышлар теләде, хезмәтләре һәм һөнәри осталыклары өчен рәхмәтен белдерде.
Район мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан яңгыраган чыгышлар бәйрәмне тагын да бизәде. Җырлар, биюләр, ачык һавада уеннар белән бизәлгән бәйрәмдә бик күп матур сүзләр, изге теләкләр яңгырады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев