Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Фларид Мавлютов : Хәрби хезмәттә – 23 ел

Мәгълүм булганча, махсус хәрби операциядә катнашучылар Донбасста 2014 елдан бирле ныгытылып крепостька әверелгән зоналарда аяусыз бәрелешләр алып бара. Харьков өлкәсендәге Каменка торак пункты да шундый ныгытмаларның берсе була. Биредә барган сугышларда хәзеге вакытта Иштуганда яшәүче Фларид Мавлютов та катнаша.

Ул тумышы белән  Үзбәкстаннан. Галляарал шәһәрендә техникум тәмамлаганнан  соң, армиядә  хезмәт иткән.  Аннары  әти-әнисе  белән алар туган  нигезгә Иштуган  бистәсенә яшәргә кайта. Әмма хәрби хезмәтне яратып  өлгергән егет биредә озак матавыкланмый, бер  елга килешү төзеп, контрактчы булып Төньяк Кавказ китеп бара. 1997-1998 елда махсус подразделениедә  снайпер булып  хезмәт итә итә. Чечен  кампаниясеннән  соң,  Казанда 15  ел җәза  үтәтү федераль хемәтендә эшләп,  пенсиягә чыга. Әмма “лаеклы  ял” төшенчәсе һич кенә дә Фларид Наил  улының  табигатенә, холык-фигыленә туры  килми. Шуңа   күрә дә ул кабаттан контракт төзи дә, 2015 елда  Көньяк  Сахалинга оча. “Беркем дә мәҗбүр итмәде.  Үзем шулай теләдем. Кораллы  Көчләрдә хезмәт итү ничектер  күңелгә хуш  килде”, – ди ул әлеге  адымы турында. Ерак  Көнчыгышта  ул Хабаровск спайпинг мәктәбен тәмамлый, яңа шартларга  җайлаштырылган сугышчан чыныгу ала, “Восток” команда-штаб өйрәнүләрендә катнаша. 2016 елда аларның  группировкасын  Сириягә махсус операциягә  җибәрәләр. Яраланулар ачысын да  татый. Үлемнән югары хәрби әзерлек дәрәҗәсе, жилеттан булуы  коткарып  кала. Ватан  алдындагы  хезмәтләре  өчен  2017 елда  Жуков  медале белән  бүләкләнә.

 Ә Донбасска аларның бригадасын 2022  елның  мартында  төнге  сәгать 3тә тревога белән   күтәреп  алып  китәләр. Көн уртасында инде дислокация урынында булалар. Ул югарыда телгән  алынган Каменканы  азат итү турында озак  сөйдәде. “Без шәһәргә кергәндә аннан яшьрәкләр  китеп беткән,  олы  яшьтәгеләр  генә  калган  иде. Аларга ничек булдыра  алабыз, шулай булышлык.  Сыеры  яраланып,  нишләргә дә белмәгән әби кешедән зур рәхмәт сүзләре ишеттек. Гомумән, халык безне үз итеп каршы алды. Азат ителгәнче алар бер дә рәхәт  тормыш  күрмәгәннәр”,– дип тә өстәде. Операция  зонасында контрактны әле генә  төзегән  яшьләр белән белән   даими эшли. Куркыныч туганда  ничек хәрәкәт итү, кайчан,  кайда бару, үзеңне ничек тоту кирәклеге турында инструктажлар бирә. Яраланган булуга  карамастан, чолганышта калган сугышчыларны,  авыр җәрәхәт алучыларны  снаряд һәм пулялар «яңгыры» астыннан гомере турында уйлап та тормыйча, үзе “КамАЗ”га  утырып алып чыкканда   күрсәткән кыюлыгы  өчен ”Батырлык өчен”  медале белән  бүләкләнә.  Үзенә дә үлем  куркынычы  яный. Чөнки  калак сөяге  астына  килеп  кергән  мина  кыйпылчыгы  йөрәгенә барып  җитәргә  аз гына  калган була. Ярчыкны Мәскәү госпитале хирурглары ала.

  Контракт буенча 23  ел гомерен  хәрби хезмәткә багышлаган 47  яшьтәге  өлкән прапорщик 2022 елдан отставкада. Сайлаган  юлы  өчен  үкенми. “Яшь егетләргә  киңәшем шул: армиядән  качарга  кирәкми, артка  чигенергә  ярамый. Син әйткән   сүзеңдө тора белергә, ватанга тугрылыклы булырга тиешсең”– ди  ул.

Видео

#МарафонВСЕСВОИ #Татарстан #СВО #ВСЕСВОИТМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев