Футбол чемпионаты башланды
Башкарма комитет җитәкчесе 2020 ел сезонына ир-егетләр арасында футбол буенча муниципаль район чемпионатын үткәрү нигезләмәсен раслады.
Физик культураны һәм спортны популярлаштыру максатын күздә тоткан ярышлар “Олимп” стадионында июнь-август айларында үткәреләчәк. Катнашу өчен һәр уенчының табиб биргән визасы булуы мәҗбүри. Беренче уеннар 16 июньдә башланып, “Саба яшьләре” “Сабагаз” командасын 3:0 исәбенә җиңде, “Икшермә” футболчылары “Яшьлек”кә 1:5 исәбенә оттырды. Икенче көнне “Саба тәрәзәләре” егетләре –“Лесхоз”, нигездә Саба яшьләреннән тупланган “Дуслык” уенчылары “Мишәбаш” командаларыннан өстен чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев