Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Гаеплеләр кисәтелде

28 майда балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең онлайн форматтагы утырышы узып, анда барлыгы 10 мәсьәлә каралды. Тикшерелгән материалларның өчесе пандемиягә бәйле режимда шәхси саклану чараларыннан башка (битлек, перчатка) җәмәгать урыннарында йөргән өч балигъ булмаучыга карата төзелгән беркетмә иде.

Саба гимназиясе укучысының кагыйдәләрне үтәмәве өчен комиссия 1000 сум штраф карары чыгарды. Комиссиягә чакырылучыларның шәхси гаризалары нигезендә материаллар үзләре катнашыннан башка гына каралды. Шәмәрдән авыл җирлегеннән Казандагы уку йортларының берсендә белем алучы студентның төнге сәгатьләрдә җәмәгать урынында сыра эчкән хәлдә тоткарлануы сәбәпле әнисенә берьюлы ике беркетмә төзелгән. Әни кешегә 1000 һәм 100 сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Комиссия балигъ булмаган кызны спиртлы эчемлекләргә җәлеп иткән икенче шәмәрдәнлегә 1500 сум штраф карары чыгарды. Эзмә авыл җирлегендә яшәүче ханым яшәү урынын үзгәртү сәбәпле, социаль яктан авыр гаиләләр исемлегеннән төшерелде.

Соңыннан МСРК (ведомствоара муниципаль тернәкләндерү консилиумы) рәисе Марсель Хуҗин, район мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эше буенча урынбасары Гөлнар Шәфыйкова, суд приставы Лилия Гайнетдинованың үз профилактик эшчәнлекләренә бәйле чыгышлары тыңланды.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев