Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Гаилә тормышына әзерлек мәктәптән башлана

2013 елдан Татарстанда пилот проекты программасы нигезендә X сыйныфларда «Гаилә белеме» («Семьеведение») дигән электив курслар укытыла башлады. Укучыларны гаилә тормышына әзерләү, гаилә кыйммәтләре белән таныштыруда факультатив курсларның роле зур.

18 гыйнварда Иштуган урта мәктәбенең югары  сыйныф укучылары  Сабаның күп функцияле үзәгенә урнашкан ЗАГС бүлегендә экскурсиядә  булдылар.  Укучыларны иң элек   “Күпфункцияле үзәк” бюджет учреждениесенең Саба филиалы  бүлек начальнигы Алсу Баһманова үзәкнең эшчәнлеге, электрон чиратлар, түләү тәртипләре белән таныштырды. Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге мөдире Алсу Шәйхетдинова  ЗАГС бүлегендә кешенең гражданлык  хәле документларының зур төгәллек белән алып барылуы, мәгълүмати технология­ләрнең киң кулланылуы, гаризаларның  нигездә электрон төрдә кабул ителүе турында сөйләде. Укучыларны иң кызыксындырганы  үзләренең актлар китабына теркәлгән исемнәрен күрү булды..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев