Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Гаилә сәламәтлеген саклап калырга ярдәм итәләр

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы 2024 елның сентябрь һәм октябрь айларында гаилә кыйммәтләрен саклауга һәм ныгытуга, шулай ук Татарстан Республикасының физик һәм психологик яктан имин яшь гаиләләрен формалаштыруга юнәлдерелгән «Россия – гаиләләр иле» проект сессияләрен оештыра.

Кичә Саба районы «Мингәр» шәһәр яны комплексында “Гаилә коды: сәламәтлек турында” 3 көнлек смена башланып китте. Катнашу шартлары: гаилә парлары рәсми никахта, ир белән хатынның берсенең яше – 18 яшьтән 35 яшькә кадәр булырга тиеш. Һәр сменада бөтен республикадан 30 яшь гаилә катнаша, алар өчен лекцияләр һәм тренинглар форматында гинекология, онкология, педиатрия, гаилә һәм балалар психологиясе өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар чыгыш ясый. Районыбызда үтүче сессия кысаларында катнашучылар кыйммәтле белем һәм күнекмәләр алачак. Бу аларга гармонияле мөнәсәбәтләр төзергә һәм бөтен гаилә сәламәтлеген саклап калырга ярдәм итәчәк, дип ышандыра сессия оештыручылары.

Проект сессиясендә район башлыгы Рәис Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, Татарастан Республикасы кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, VIII чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова катнаштылар. Алар “Ярат. Иҗат ит. Рухландыр” проекты барышында гаилә проблемалары, дәүләт тарафыннан каралган ярдәмнәр турында сөйләделәр, катнашучыларны борчыган сорауларга җавап бирделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев