Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Гаиләнең көче - бердәмлектә

Узган атнада районыбыз гаиләләре арасында спорт бәйрәме узды.

2023 елда яшьләр сәясәте учреждениеләре арасындагы грантлар конкурсында катнашып "Яшьлек" яшьләр үзәге "Гаилә җылысы"проекты белән 960 меңлек грант отты.

Агымдагы Гаилә елы һәм  8 июльдә билгеләп үтелгән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан 12 июльдә әлеге проект кысаларында быел үтәчәк дүрт чараның  икенчесе гамәлгә ашырылды:  "Яшьлек" яшьләр үзәге "Сабантуй" ял һәм күңел ачу үзәгендә 8-12 яшьлек балалары булган гаиләләр өчен бәйрәм чарасы оештырды. “Гаилә җылысы”  проекты  районыбызның  төрле җирлекләреннән булган  спорт сөюче, актив  20 парны  чын мәгънәсендә җылы, матур бәй­рәмгә җыйды. Бәйрәмдә катнашучыларны башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов тәбрикләп, Гаилә елы гаилә институтының мәгънәсен, асылын арттыру, традицион гаи­лә кыйммәтләрен яклауга юнәлдерелгән булуын билгеләп үтте.  Бәйрәм чарасында  ТР Яшь­ләр министрлыгының яшьләр сәясәтендә территорияләр белән эшләү һәм инфраструктура  үсеше бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Алсу Мамадалиева  да катнашты.  Алсу Шәүкәт кызы районыбызның  яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге  эш­чәнлеген югары бәяләп, әй­дәүчеләр сафында булуын билгеләп үтте. Һәрбер гаиләгә бүгенге җылылыкны саклап яшәүләрен теләде. Гаи­ләләрнең бердәмлегенә,  үза­ра матур мө­нәсәбәтләргә  юнәл­телгән   бәй­рәм күңелле стартлар, футболка, кружка, шопперларга рәсем төшерү һәм мунчада чабыну серләре  буенча мастер–класслар белән дәвам  итте. Үз командасын беренчелеккә  чыгару  өчен әти-әниләреннән бигрәк балалар күп көч куйды кебек.

“Без 2013 елда гаилә кордык, дүрт ул тәрбиялибез. Спорт бәйрәмендә катнашырга бик теләп ризалашып, олы улыбыз Ризван белән килдек.  Улларыбыз көрәш бе­лән шөгыльләнәләр. Спорт гаиләбезнең тугры  дусты дияргә була. Мондый  үзара аралашуга корылган күңелле очрашулар һәр гаиләгә матур мизгелләр бүләк итә, бер-беребезне тагын да якынайта. Иң мөһиме  – биредә җылы, татарча мохит. Без бик шат”, – диләр Олыяз авылыннан Хуҗәхмәтовлар. 

Бәйрәм чарасы һәр гаилә  күңелендә   матур хатирә булып урнашсын өчен  танылган алып баручы Фаил Баязитов һәм  яшь җырчы Рамил Закиров осталыкларын кызганмадылар. Һәркемгә  бүләк ителгән футболкалар һәм  махсус урында  төшерелгән  гаилә  фотолары да әлеге көн­нең матур мизгелләрен озак вакытлар  искәртеп торыр әле.  Кызлы гаиләләр арасында Шәмәрдәннән Тимерхановлар, ма­лайлы гаиләләрдән  Олыяздан Шәйхуллиннар иң җитезе  дип танылдылар.  Бәйрәмнән беркем дә бүләксез китмәде, һәр гаиләгә сертификатлар, Дипломнар һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

“Гаилә җылысы” – кабынган гаилә учакларының җылысын саклау, районыбызда яшәүче гаиләләрне бер-берсе белән таныштыру, әти-әни, бала мөнәсәбәтләрен тагын да якынайту, берләштерү максатыннан үткәрелгән чара. Һәрбер гаилә бәхетле булсын. Гаилә бәхете – уртак бәхет. Без үз чиратыбызда алга таба да гаиләләр белән чаралар оештырырбыз, мондый бәйрәмнәр дәвамлы  булырга тиеш”, – ди "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры вазифаларын башкаручы Алисә Гомәрова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев