Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Газ белән “Сез” дип сөйләшегез”

Без барыбыз да көнкүрештә газдан саксыз файдалану аркасында килеп чыккан бәхетсезлек очраклары турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша яхшы беләбез.

  Йортлар җимерелә, ке­ше­ләр­нең гомере өзелә, кыш уртасында гаиләләр йорт-җирсез кала. Әлеге бәхетсезлеккә китергән сәбәпләр нинди генә булмасын, бер нәрсәне төгәл әйтергә мөмкин: “Газ белән “Сез” дип сөйләшегез”. Бу гыйбарә зәңгәр ягулыкка, вак-төяк итеп санамыйча, һәрвакыт җитди карарга кирәклегенә ишарә.

Мәгълүмат чаралары җит­кер­гән бәхетсезлек очракларын күздә тотып, көнкүрештә газ­дан хәвефсез файдалану кагыйдәләрен тагын бер ис­кә төшерү урынлы булыр. Газ җиһазларыннан төп бил­геләнеше буенча файдалану – зарури таләп. Әйтик, газ плитәләрен бүлмәне җылыту өчен эшләтү катгый тыела. Бу таләпне үтәмәү сөрем газы белән агулану куркынычы тудыра. Аш һәм ягу бүлмәләрендә газ приборлары эшләгән вакытта һава алу өчен форточкаларны ачу мәҗбури.

Газ мичләрен кабызыр алдыннан иң элек суыру көчен, төтен-вентиляция юлларының төзеклеген тикшерергә, алар­ның чиста, тыгылмаган бу­луларын карарга кирәк. Чөнки җәй айларында кошлар аларда оя ясарга,  чүпләр һәм башка әйберләр суыру көчен киметергә яки томаларга мөмкиннәр. Төтен һәм вентиляция каналларындагы суыру көче аларның түбәдән тышкы өлеше җитәрлек биеклектә булмаганда, җил үзгәргән очракларда  кими яисә бөтенләй кире якка эшли башлый.  Салкын көннәрдә төтен һәм вентиляция каналларының башлары тышкы  һәм эчке температуралар аермасы артканда бозланып тыгылырга мөмкин.

Фатирның бүленешен яңача үзгәртеп кору, газ приборларын, мич горелкаларын үз белдегең белән алыштыру, төзек булмаган автоматикадан файдалану, завод конструкциясен үзгәртү, газүткәргечләрне реконструкцияләү очракларына юл куелмаска тиеш. Бу таләпне үтәмәү шулай ук хәвеф-хәтәр белән бәйле.

Кайбер йорт хуҗалыклары өйдә җылылыкны саклау өчен вентиляция каналларын каплап яисә томалап куялар. Бу инде уз кулың белән үз тормышыңны бәхетсезлеккә дучар итү. Чөнки газ яки сөрем газы чыккан очракта, төзек булган вентиляция каналы аша җилләп торачак.

Көнкүреш газ җиһазларына ел саен техник хезмәт  күр­сә­телүенең төп максаты – приборларның, ягу мичләренең алга таба да хәвефсез эшләвен тәэмин итүгә юнәлдерелгән профилактика һәм кисәтү. Газ приборы эшләмәгән яки газ исе сизелгән очракта, кичекмәстән кранны ябарга, бүлмәне җил­ләтергә һәм куркыныч янамый торган урынга чыгып “Сабагаз” идарәсенең авария диспетчерлык хезмәтенә (2-32-04)  шалтыратуыгыз сорала.

Кулланучыларга өстәмә тәкъ­­дим: газ хуҗалыгы бел­геч­лә­­ре белән киңәшләшеп, махсус оешмаларга мөрәҗәгать итеп, үз хуҗалыкларында та­бигый газ, сөрем газын бил­геләүче һәм сигнал яр­дәмендә кисәтүче приборны урнаштыруны планлаштырсак бик урынлы булыр иде.

Җыеп әйткәндә, табигый газдан файдалануның элементар кагыйдәләрен төгәл үтәү һәр­бер йортта, шулай ук сезнең күршеләрегез өчен дә иминлек гаранты булып тора.

Альбина Әхмәтгалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев