Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Газчылар салкын көннәрдә уяу һәм сак булырга киңәш итә

Һава торышының тотрыклы булмавы газ җиһазларына да йогынты ясарга мөмкин. Бу төрле бәла-казаларның килеп чыгу ихтималлыгын да арттыра. Шул уңайдан “Сабагаз” идарәсе хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп, райондашларыбызга тагын бер кат куркынычсызлык кагыйдәләре турында исләренә төшерүләрен үтендек.

Альбина Шәйхуллина, техник кабинет мөдире:

– Әйе, райондашларыбызга салкыннарда газ җи­һаз­­ларын кулланганда куркынычсыз­лык кагыйдәләренә игътибарны кө­чәй­тергә чакырабыз. Тө­тен һәм вентиляция каналларының башларын даими тикшереп тору зарур.  Чөнки тышкы һәм эчке температуралар аермасы аларның бозланып тыгылуына китерергә мөмкин. Вентиляция каналларын каплап, томалап кую да тормышыбыз өчен зур куркыныч тудыра. Күпкатлы йортларда яшәүчеләргә газ ягулыгын куллануда аеруча игътибарлы булуларын сорыйбыз. Суык көннәрдә газ плитәләрен бүлмәне җылыту өчен файдаланучылар да бар. Моны эшләү зур хата. Аш бүлмәсе, ягу бүлмәләрендә газ приборлары эшләгән вакытта һава алу өчен форточкаларны ачарга онытмыйк.    Газ мичләрен кабызыр алдыннан иң элек суыру көчен тикшерү, төтен-вентиляция юлларының төзеклеген, аларның чиста, тыгылмаган булуларын карау – хәвеф-хәтәрсез яшәешебезнең дөрес кагыйдәсе.

  Газ приборы эшләмәгән яки газ исе сизелгән очракта, кранны ябарга, бүлмәне җилләтергә һәм куркыныч янамый торган урынга чыгып “Сабагаз” идарәсенең авария диспетчерлык хезмәтенә 2-32-04 номерына шалтыратуыгыз сорала. Җаваплылык хисен югалтмыйча, газ ягулыгы белән сак эш итеп, дөрес файдаланып, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәсәк, тормышыбыз имин булыр. Якыннарыбызга, әйләнә-тирәбезгә игътибарлы, ихтирамлы булып яшик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев